Уракны борчак белән башладылар
«Ленин» һәм «Тукай» күмәк хуҗалыклары урып-җыюга керештеләр.
Шушы көннәрдә Наласа авылы басуында Татарстанның төньяк зонасына кергән районнарының авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчеләре, күмәк хуҗалык агрономнары республика премьерминистр урынбасарыавыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров белән очраштылар.
Урып -җыюны дөрес итеп оештыру, туфракны төп эшкәртүгә багышланган семинар-киңәшмә барышында, килгән вакытта Әтнә, Биектау һәм Арча басуларын җентекләп карап чыгуы турында да сөйләде ул. Аерым алганда, Биектау басу-кырлары торышын тәнкыйтькә тотты. “Ә менә Әтнә районына килеп керү белән картина бөтенләй икенче төрлегә үзгәрә. Монда басуларның ел буе тәрбия күргәнлеге бәхәссез. Чәчүгә җир әзерләү, пар җирләре чисталыгы да ерактан матур булып күренә. Әтнәдә б асу-кырларны югары технологияләр белән эшкәртәләр шул”, – дип ассызыклады ул.
Менә 3 ел инде, “Ленин”да борчакның “Фрегат” сортын игәләр. Терлек азыгы буларак кулланыла һәм иртә өлгерә торган сорт бу. Барысы 165 гектарлы басу. Без килгәндә әле 70 гектарын гына екканнар иде. Һава торышы алдагы көннәрдә яңгыр яварга мөмкин дип күрсәтә икән, шуңа күрә артык күп итмәгәннәр. Ә борчакның барлык мәйданы 250 гектар тәшкил итә. Елдагыча, борчакны “МакДон” белән Илфар Галләмов еккан.
. . . Баш агроном Әнәс Хәйруллиннан кыскача мәгълүматлар алырга да өлгермәдем, ерактан, Бәрәскә ягыннан комбайннар гөрелтесе ишетелде. g Тезелеп килгән “тимер ат”лар күзләрне генә түгел, җанны ук иркәли…
Тулырак газета битләренә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев