Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыюның биштән-бере тәмам

Урак-2020

Урак дәвам итә.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган сводка мәгълүматларына караганда, 6 августка “Шахтер”, “Тукай” Һәм “Ленин”да һәр гектардан уртача 40 центнердан артык уңыш алалар.
Шунысы куандыра – әлегә көннәр уңай тора. Бу мәкаләне язган көнне һава торышы “көйсез” түгел иде. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре кайбер басуларда уңышның көтелгәннән югарырак булуына куаныч белдерделәр. “Аерым басуларда гектарыннан 50-60 центнер уңыш чыга”, – диделәр.

Саннар белән танышыгыз
Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – тиешлегә карата суктырылган мәйдан (%), өченче – уртача уңыш (ц/га)
Дусым    13    37,4
Ф.Галиев ис.    14    37,6
Күшәр    12    37,2
Ленин    25    42,4
Таң        23    37,4
Мәңгәр    26    33,5
Шахтер    21    46,3
Уңыш    13    25,8
Тукай    16    44,4
Горчица – седерат
Районның “Күшәр”, “Күңгәр”, “Мәңгәр” күмәк хуҗалыклары горчица орлыгы алып кайтырга киттеләр.
– Горчицаны седерат буларак кулланабыз, – диде бу уңайдан “Россельзхозцентр”ның Әтнә бүлеге җитәкчесе Тәлгать Садыйков.
Горчица ашлама буларак бик мөһим культура – туклыклы матдәләре күп. Тәэсир итүче матдә, ягъни, азот, фосфор, калий ише элементлар һәр гектар җирдә 300-400 килограммга кадәр була, диделәр.
Кыскасы, начаррак уңышлы басуларда, урып-җыйганнан соң чәчәләр аны. Быел мәй­данын район буенча 3000 гектар чамасы итәргә уйлыйлар. Сүз уңаеннан: “Ленин” һәм “Шахтер”ның бу өлкәдә тәҗрибәләре бар инде.
Хәмит Нәкыйпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X