Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вентиляция шахтасы әйләнеп йөри

“Таң” хуҗалыгы фермадагы яңа тораклары белән шаккатыра.

Яңаны төзеделәр дә бетте түгел, соңыннан нәтиҗәсе сокланырлык була. Сыер тораклары – мегакомплекслар төзү башлангычы да биредә. Ул гына түгел, тагын яңа торак булдырып яталар. Ике яктан тезелеп киткән сыер тораклары уртасында торган кечерәге җәлеп итте. Бозаулар торагы икән бу. Торагыннан бигрәк, чөнки ул торак күптәннән бар иде, ишеген яңартып ятуларына игътибар иттем. Ә инде монысыннан да бигрәк, вентиляция шахталары үзенә карауны сорый. Эш шунда, җил искән юнәлештә әйләнеп йөри алар. “Флюгер” кебек! Кыяфәте кикриген бастырган әтәч кебек булса да, искән җил уңаена борылып, саф һаваны торакка кертүләре белән башкалардан өстенрәк алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев