Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңа Кенәр фермерлары грант акчасын кайсы юнәлешкә тотачак?

"Кыр көне-2020" күргәзмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров грант отучыларга сертификатлар тапшырды.

Бүген Лаеш районында «Кыр көне-2020» күргәзмәсендә эш башлаучы фермерлар, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча грант отучыларга сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләр «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә кайсы юнәлештә эш башлауларын һәм дәвам итүләрен сөйләделәр.

Арча районы Яңа Кенәр авылыннан Гүзәл Шиһапова өч миллион сумлык грант отты. «Гүзәл Шиһапова» крестьян-фермер хуҗалыгы быел гына эш башлый. 5 гектар мәйданда кура җиләге үстерергә, грант акчасын үсентеләргә тотарга ниятлиләр. Әлегә Арча кооперативлары белән хезмәттәшлек итәргә, киләчәктә эшләрен бөтен Татарстанга киңәйтергә уйлыйлар.

«Киләсе елга беренче уңыш булыр дип өметләнәбез. Кура җиләген кооперативларга эшкәртүгә җибәрәчәкбез, джем, кайнатма ясап сатачакбыз. Кура җиләген һәрвакыт сорыйлар, ул сәламәтлеккә дә файдалы, аның уңышы да яхшы. Бер куактан 1,5-2 кг җиләк җыярга була. Бу бик отышлы. Бу юнәлештә Арчада көндәшләр юк, шуңа күрә дә шушы юнәлешне сайладык. Киләсе елга 1,5-2 тапкыр үсеш фаразлыйбыз», — диде Гүзәл.

Шушы ук авылдан Альберт Шакирҗанов та өч миллион сум грант җиңгән. 12 мең үсенте карлыган үстерергә ниятли. Карлыган үстерү буенча әтисе эзеннән киткән. «Карлыган үстерү бик отышлы, ул җиңел сатыла. 9 мең кара карлыган, 1,5 мең үсенте үстерербез дип уйлыйбыз», — дип сөйләде.

Саба районыннан 20 яшьлек Алия Гарипова быел 10 мең тонна күләмендә карп, сазан балык үстерү белән шөгыльләнә башлаган. «Гаилә бизнесын дәвам итәр өчен „Агростартап“ программасында катнаштым, һәм миңа бәхет елмайды. Безнең сату базары бар, җирле кибетләргә, ярминкәләргә дә чыгарачакбыз. 9,5 гектар сулыгыбыз, балык уылдыклары үрчетү өчен махсус лабораториябез бар», — диде.

Саба районы Кызыл Мишә авылыннан Ринат Әхмәтҗанов җиләк үстерү белән шөгыльләнергә уйлый. «Быел ун гектар мәйданда башлыйбыз. Безгә Мишә якын, су сибү өчен уңайлы, җирләр уңдырышлы, шуңа күрә җиләк бизнесына керештек. Кибетләргә, базарларга сатуга чыгарырга ниятлибез», — дип әйтте фермер.

Мамадыш районыннан Эдик Зарипов һәм Әлфия Мәһдиева сөтчелек юнәлешендә эшләргә җыеналар. Айршир нәселле 22 сыерлары бар. «Хәзер биш миллион сум грантка ферманы 50 баш сыйдырышлы итеп киңәйтмәкче булабыз. Ә алга таба 100 сыерга җиткереп, сөтне район кибетләренә эшкәртүгә җибәрергә планлаштырып торабыз. Үз хуҗалыгыбызда да сөттән эремчек, каймак, сыр ясыйбыз», — дип сөйләделәр.

Азнакай районыннан Ләйсән Габдрахманова аграр тармакта өч ел эшләүләрен әйтте. «Ирем шушы тармакта, моңа кадәр аңа булышып килдем. Хәзер министрлыкның шушы мөмкинлегеннән кулланырга уйладык, шөкер, грант оттык. Безнең максат — сыерлар баш санын 40ка кадәр арттырып, сөт җитештерүне елына 180 тоннага җиткермәкче булабыз. Татарстан сөт ярата, сөт продукциясен күп куллана. Сорау булыр дип уйлыйбыз», — диде.

Быел «Агростартап» проектлары буенча 1 млн 300 мең сумнан 28 млн сумга кадәр грантларны 25 гаилә фермасы, 63 эш башлаучы фермер, 64 фермер откан. Нәтиҗәдә, сөтчелек юнәлешендәге 4146 сыерга исәпләнгән 62 ферма, 3324 баш мөгезле эре терлекне тукландыру буенча 35 ферма, 602 мең баш кошка 14 кошчылык фермасы, 1040 атка 5 ат фермасы, балык үрчетү буенча 4 ферма төзелергә тиеш.

Шулай ук, бөртекле һәм бөртек-кузаклы культуралар җитештерү буенча 9, җиләк-җимеш культуралары буенча 13, умартачылык буенча 4, ачык грунтта яшелчәчелек буенча 3 проект гамәлгә ашыру, сарык үрчетү буенча 4 ферма төзелеше ниятләнә. Авылларда өстәмә 360тан артык даими эш урыны барлыкка килер дип көтелә.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/02-07-2020/byel-grant-otkan-fermerlar-akchany-kaysy-yun-leshl-rg-saryf-it-rg-yenularyn-yttel-r-5753948

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев