Югары Сәрдә: туксан елда халык саны сигез тапкырга кимегән
Югары Сәрдә: туксан елда халык саны сигез тапкырга кимегән. Авыл халкы беркайчан да төшенкелеккә бирелми
Югары Сәрдә авылында бүгенге көндә 200гә якын кеше яши.Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов сүзләренә караганда, 1930нчы елгы “Хуҗалык кенәгәсе”ндә монда шәхси хуҗалыкларның күп булуы, шулай ук авылда халыкның да күп яшәве турында әйтелгән. Бүгенге белән чагыштырырлык та түгел, әлбәттә. Хәтта ул чор өчен дә тирәякта шактый зур саналган бу авыл. Әйтергә кирәк, заманында Югары Сәрдә авылы ике мәчетле булган, җир ле базар да эшләгән. Кайбер кешедән: “Авыл зурайсын өчен базар эшләп тору кирәк шул”, дигәнне ишетергә туры килә – бәлки, дөрестән дә шулайдыр ул?!
Ә бүгенге көндә яңа мәчетле, әмма “әнә заманда ук” югарыда телгә алган ике мәчеттән әвәләнеп төзелгән һәм инде авария хәлендәге, эшләмәүче, җимерелеп баручы мәктәпле, иске клублы, шул клубның бер почмагында китапханә оештырылган, ә элекке китапханә бинасында авыл җирлеге урнашкан авыл ул. Әле монда авыл башындагы чүп үлән нәре арасында утыручы Сталинградның “Павлов йорты”н хәтерләткән иске ферма торакларын да искә алсаң, кү ңеле нечкәрәк кеше, валлаһи, утырып еларга да мөмкин. Бик кызганыч хәл, әлбәттә. Шуңа күрә яшьләрнең каядыр читкә, Казанга һәм башка шәһәрләргә китүе гаҗәп тә түгел. Әле ярый авыл буйлап Орнашбаш башыннан Коркачыкка таба асфальт юл уза.
Шулай да төшенкелеккә бирелмиләр биредә. Авыл халкы ихлас тырыша, авылны яшәтү өчен көч куя. Бу очракта авыл халкының авыл җирлеге башлыгын чын күңелдән хөрмәт итүен дә аерым ассызыкларга кирәк. Бу уңайдан авыл халкы 67 меңсум акча җыйнаган, хөкүмәт аңа 268 мең сум өстәп, барлык акча 335 мең сум тәшкил иткән.
Әлбәттә, кешене авылда ни ләр эшләнгәнлек кызыксындыра. Биредә зират чистартканнар, зират коймасына дип материаллар кайтарылган, шулай ук авыл эчендә машинада элдерүчеләрне кисәтү йөзеннән дип аңлыйк, махсус юл билгеләре алып кайтканнар. Монда “Поворот”, “Ограничение скорости”, “Уступи дорогу” билгеләре урнаштырылган.
Югары Сәрдә авылы клу бының бер өлешендә ки тап ханә урнашкан дигән идем, шунда ук авылдашлары, ТРның атказанган хезмәткәре, режиссер, артист Камил Саттар музее да урын алган. Алдагы планнары зурдан! Яктыга, яхшыга өметләнәләр биредә. 1930нчы елгы “Хуҗалык кенәгәсе”ндә мондагы 360 шәхси хуҗалыкта 1600 кеше яшәве турында әйтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев