Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар ялы - 2018

Балаларны Ары авылы нәрсәсе белән җәлеп иткән?

Мәктәп яны лагерьлары эшләгәнен хәбәр иткән идек. Һәр мәктәп лагерена йөрүче балалар экскурсиягә йөри башладылар.

Күлле Киме мәктәбе каршында эшләүче лагерьга йөрүче балалар Миләүшә һәм Гөлүсә апалары белән бергә Ары авылына экскурсиягә бардылар.

Ни өчен Арыга дигән сорау тугандыр күбегездә, күрсәтерлек нәрсә бар, музей  да юк...

Арыны, аның кешеләрен белмәүчеләр шулай уйларга мөмкин, ә Ары сабантуйларында булучылар бу авылның гадәти түгеллеген яхшы белә. Арының сәләтле кешеләре бар, Хатыйп абый белән Фидаиле генә ни тора. Ниләр генә уйлап тапмыйлар. Ә оештыручылары авыл белән.

Укучы балалар да Хатыйп абыйларының кул эшләре белән таныштылар, Фидаил абыйлары үзе җыйган трактор белән кызыксындылар. Балалар мәйданчыгында булдылар, күлләрне карадылар. 

- Хәзерге балаларны бернәрсә белән дә гаҗәпләндереп булмый. Ә алар Арыдан канәгать булып таралдылар. Трактордан аерыла алмадылар, фотога да егетләр аерым трактор янәшәсендә төште. Эшләгән самолет та, бары да кызыксындыра аларны. Хирыслык бар. Үзебез дә ошатып калдык. Килүләренә рәхмәт,- диде хәбәрчебез Фидаил Кадимов та.

Ф.Кадимов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар,

2
X