Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар ялы - 2018

"Чулпан" ял итүчеләр белән саубуллашты

Кичә "Чулпан" ял лагеренда Учак яктылар. Бүген балалар өйләренә кайтып киттеләр.

"Шулай итеп озын смена да сизелмичә узып китте",- диделәр ял итүчеләр. "Балалар кайтып китте, күңелсез. Лагерьда тып-тын", - диләр тәрбиячеләр.

    Матур гадәтне дәвам итеп, кичә кич учак якты алар.  Балалар өчен "Королевская ночь" булды. Балалар өчен дискотека оештырдылар, озак итеп биеделәр. Ял итүче балалар Флешмоб өйрәнгәннәр, биеп күрсәттеләр.  Елашулар күп булды.  Хатирәләр барланды, җыр-бию, вожатыйлар концерты, рәхмәт әйтүләр...- кыскасы, бик күңелле үтте кичәге көн, тагын бер җәй балалар күңелендә калды. Ә лагерь үз эшен "5"кә башкарды. 

Шулай булса да, кичә алар ял итүче балаларның фикерләрен өйрәнделәр,  нәрсә ошаган, нәрсә җитеп бетмәгән. Бүген җитәкчелек вожатыйлар фикерен тыңлады. 

- Бу киләсе  елга балалар ялын тагын да кызыклырак һәм файдалырак итү өчен кирәк,- диде лагерь җитәкчесе Эльмира Мәгъсүмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев