Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә 77 ел

Баш иябез Сезнең алда

Олы Бәрәзә авылыннан Мөршидә апа Бәдигова сугышка киткәнче үк, радио станция элемтәчесе булырга укый. Вазыйфасы – разведчиклар алып кайткан мәгълүматны, шифрлар аша элемтәчеләргә тапшыру була. Ә алары морзе әлифбасы аша тиешле урынга хәбәр җибәрәләр. Биредә төп таләп – төгәллек була

Мөршидә апа истәлекләреннән:

«Бервакыт радиодулкын артыннан барып, фашистлар территориясенә кердек, вакытында кире чыгып өлгердек»... Аеруча авыр истәлекләре Белоруссия җирләре белән бәйле аның. «Фашистлар чигенгәндә үзләре артыннан коры җир калдырганнар. Сарайларда тереләй яндырылган кешеләр, коеларда агуланган су»...

Берлинга барып җиткәнче яралана ул. Аркасына снаряд кыйпылчыгы эләгә....

Берлин эчендә дә сугышлар бик каты була. Безнең элемтәчеләр шәһәр кырыенда радиодулкын көйлиләр, шунда хәбәр килә: «Берлин – безнеке!» Моннан соң аларның радиостанциясеннән дә бөтен СССРга шушы ук кыска хәбәр тарала.

Берлинга кадәр барып җитә ул.

Бүгенге көндә Биектау районында кызларының кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев