Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә 77 ел

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары!

Тыл ветераннары! Сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән бөек бәйрәм – Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрик итәм. Яу кырында дошманга каршы көн-төн сугышкан, тылда “Барысы да фронт өчен” дип көнне-төнгә ялгап эшләгән, үсмер чактан ук “Тормыш арбасы”на җигелеп Җиңү көнен якынайту өчен тырышкан батыр йөрәкле ватанпәрвәрләр – Сезнең тырышлык һәм тиңдәшсез батырлыгыгыз аркылы бәхет, муллык, гаделлек төшенчәләре белән сугарылган көнгә ирештек. Без, сугыштан соң туган буыннар сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез. Күп еллар узса да, сезнең каһарманлыкны һәрдаим истә тотабыз, сезнең кыюлыкка сокланабыз. Чөнки сез сүнмәс дан, якты өметләр яуладыгыз.

Вакыт – аяусыз. Кызганычка каршы, ветераннарыбызның сафлары елдан-ел кими. Сезгә ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек белән сугарылган хәерле, озын гомер телим!

Зәңгәр күк йөзле тыныч тормыш яулау өчен кылган батырлыгыгыз өчен чиксез зур рәхмәт. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган илгә чиксез мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшь буын район тормышының һәр өлкәсендә актив катнаша.

Кадерле ветераннар! Сезне тагын бер кат Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Сезгә гаилә иминлеге телим, дөньялар тыныч булып, иминлектә, балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәгез. Яңа Җиңү язларын да исәнлектә-саулыкта каршыларга язсын!

Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев