Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә 77 ел

“Кунакка дип кенә килгән идем...”

Олы Әтнә авылында яшәүче тыл хезмәткәре Мөнәвәрә Хәсәнова 92 яше белән бара.

Чүпрәле районының 5 кыз һәм 3 малайлы ишле гаиләсендә туып үсә ул. Әтнәгә килеп төпләнүе бик кызык килеп чыга.

– Кунакка дип кенә килгән идем... – дип үзе дә көлеп җибәрә.

Җизнәсе прокурор булу сәбәпле, Әтнәгә билгеләнә. Әнә шуларга кунакка килгән була ул.

Ә яшьлеген, балачагын күзләре яшьләнеп искә ала:

– Мәктәптән кайтуга сумканы алып куясың да, чәй эчәсең һәм басуга йөгерәсең: бәрәңге, чөгендер... Ул вакытта бодайның, солының чүбен дә утый идек. Черек бәрәңге җыеп та күп йөрергә туры килде. Өлкәннәр ашлыкны кул белән чаба иделәр, артларыннан тырмалый идек, – дип авыр сулый.

Үткәннәрне бик искә төшерергә яратмый ул. Әмма узганы белән горурлана. Бүгенге көндә 1 улы һәм 1 кызы, 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар аның. Кызганычка каршы төпчек улы армия хезмәтендә һәлак була.

– Бүгенге гомерем рәхәттә уза. Тормышымнан бик канәгать мин, – дип елмая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев