Патриотик тәрбия
Олы Әтнә урта мәктәбендә “Георгиевская лента” акциясе кысаларында Бөек Җиңүгә әзерлек башланды. Ул график нигезендә түбәндәге тәртиптә бара дип аңлаттылар.
Һәр сыйныфта “Георгиевская лента” акциясе буенча тәрбияви чара – махсус сәгатьләр уза. Моннан соң укучылар шушы тасмаларны күкрәкләренә тагалар – бәйрәмгә әзерлек старт ала. 9 май көнне Җиңү парадында V-XI сыйныф укучылары Бөек Җиңү яулаган бабалары, туганнарының портретларын тотып, “Үлемсез полк” акциясенә кушылалар. Хәмит Нәкыйпов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев