Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә 77 ел

Суслонгердагы “тәмуг”

Фирдәвес Хуҗинның “Суслонгер” повестен укыганнан соң, мәрхүм әти сөйләгәннәрне хәтердә яңартып утырдым

Минем әти, Гиниятуллин Габделхәкимне 32 яшендә 1942 елны, август аенда сугышка алалар. Сугышкаалалар дип әйтү бик үк дө рес булмас. Аны башта, Суслонгердагы “тәмуг”ка тыгалар. Ул сугыш хатирә ләрен бик сөйләргә яратма са да, аратирә ачылып китә иде.

Аны башта 1 ел сугышка алмыйлар. Әти әйтүенчә, аны Әтнә больницасында Атаманова дигән табиб: “Йөрәгең авырта, сугышка яраксыз син”, – дип калдыра. Кызыл юл районы табиблары Әтнә больницасына комиссиягә киләләр һәм карап та тормыйлар: “Годен”, дип алып та китәләр.

 Инде килеп, Суслонгердагы хәлләрне күзләре яшьләнмичә сөйли алмый иде.

– Частька килеп төштек. Тук чырайлы солдат-часовойлар каршы алды. Шуннан башланды инде мәхшәр. Нәрсәгә дип китерделәр безне, әле дә аңлый алмыйм, – дип искә ала иде. – Патша вакытында чыккан 2 метрлы мылтыкны нишләтеп кенә бетермәдек инде. Списать иткән әйбер булгандыр ул, атмый иде үзе. Ашарга юк дәрәҗәсендә. Ашта 1-2 касмык дигән нәрсә суда йөзеп йөри. Ул әйберне салганчы, коры су гына бирсәләр инде дип әйтә идек. 5-6 кеше чи бүрәнәне урманнан алып чыгабыз. Аны тагын кире урманга керттерәләр. Бер заман эшелон белән үзбәкләрне китереп тутырдылар. Алар русча белмиләр, башларында үзбәк түбәтәе, өсләрендә халат, аякларында кара читек. Бу бит ноябрь ае. Нәрсә әйтсәләр дә: “Белмәсәм ни була?” дип тик торалар. Әле дә күз алдымда ди әти, мин сохари кимереп утыра идем, бер үзбәк килде дә: “Бер генә сохари бир, мин сиңа аягымдагы кара читегемне салып бирәм”, – ди. Шуннан ашауның ничек икәнен чамалап була инде. Аллаһның рәхмәте белән безне 5 айдан соң вагоннарга төяп алып киттеләр. Иваново шәһәрендә мунча кереп, солдат киеме бирделәр. Мин авылдан киткәндә 75 кг идем, 48 кг калганмын. Элеккеге размерны әйткән идем, ул чалбарны кигәч, төште дә китте. Мин болай да зур кеше түгел идем. Авырлыкны карадылар да кыяфәтне күреп, 2 айга Иваново лазаретына салдылар. Шунда аз гына кеше кыяфәте керде. 2 айдан Суслонгердан килгәннәр белән туплап, сугышка дип вагонга төяп җибәрделәр. Смоленск тирәсендә вагоннан төшерделәр.

Хәниф Гиниятуллин, Олы Әтнә авылы

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев