"7 часов с детьми на морозе! Герои в мирное время!" - "Мин сине сагынам" фильмын төшерүчеләрнең Әтнә халкына бәясе
"Вчера был последний съемочный день в Атне! У меня нехватает слов благодарности вашим людям, которое нам помогали. Низкий поклон! И признание в любви! Кто-то в массовке из Атни тоже был! 7 часов (с10 до 17ч) с детьми на морозе! Герои в мирное время. Мы надеялись закончить к15.00. Но увы, затянулось..." - дип яза фильмның режиссеры Марина Мусиенко.
Олы Әтнә авылының элеккеге бай йортында - "Туган якны өйрәнү музеенда" кичә көн дәвамында @serafimov_film. "Мин сине сагынам" фильмын төшерделәр. Фильм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Көн дәвамында армыйча эшләүчеләргә кайткан саен сокланабыз. Олылар бер хәл, балалар төшә фильмга. Чынбарлыктагы хәлләр сурәтләнә анда.
"Башта тарихны шул чорда яшәүчеләрдән өйрәнәбез. Документларны барлыйбыз. Аннан соң гына төшерәбез", дигән иде фильмны төшерүчеләр - продюсер Татьяна Мерзлякова белән режиссер Марина Мусиенко. Мәсәлән, бер эпизод:
Описывая состояние эвакуированных детей в Татарстане, секретарь Татарского обкома по школам Абдуллин писал: «особенно критически плохое состояние обнаружено в пионерском лагере для латвийских детей в деревне Большой Менгер, Атнинского района, где 100% вшивость среди детей. По два месяца дети не были в бане, в течение одного и более месяца не менялось белье. Тридцать процентов лагерников заражены чесоткой. Тяжелобольные дети помещаются в
одном помещении со здоровыми и нет изолятора».
Источник: Дети в условиях эвакуации. Татарская АССР. 1941–1945 (2013) / Cост. И.И Ханипова(Бу чорны белүчеләр бармы икән хәзер районда, шул дәрәҗәдә үк булдымы икәнни... - автор)
Әлеге фильмда Мәңгәр халык театры артистлары, әтнәләр дә төште.
Шунысын да искәртик, фильм төшерүчеләр Ленинград блокадасы турында "Я еще не хочу умирать" фильмын төшереп грант алучылар. Бу фильмны да җиренә җиткереп, намус белән эшләделәр. Булган акчалары беткәннән соң да туктамыйча, халык ярдәме белән төшерелде фильм. Фильм төшерергә кайткан саен куанып каршыладык, димәк азрак акчалары җыйналган.
- Бөтен ил белән ярдәм иттеләр. Кем күпме булдыра. Җитмәгәненә продюсерның хезмәт хакына да төшердек. Төп өлешен төшерә алдык, дип куаналар алар.
Мария Ефремова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев