Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Агын да, карасын да күрергә туры килгән

Иске Мәңгәр авылында гомер кичерүче Фәрваз апа Хәкимуллина шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Әй, бу гомер агышлары. Әле кайчан гына зур, иркен йортларында, мул табыннар артында, балалары, оныклары белән бергәләп 90 яше уңаеннан түрдә балкып утырган иде Фәрваз апа. Биш ел вакыт сизелми дә узып киткән. Һәм менә кабат, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Тәхәвиев һәм ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова белән бергәләп юбилярны бәйрәме белән котларга килдек.
Фәрваз апа бүген дә шул матур, түгәрәк йөзле, ак яулыклы авыл карчыгы булып табын түрендә утыра. Еллар, гүя, аны читләп узган – зиһене ачык, шул ук салмак кына итеп сөйләшүе, һәр нәрсәдән хәбәрдар булуы – бер ни дә үзгәрмәгән. Әйтерсең, табигать әнә шулай, үзе яратканнарны утын бирсә, суын да биреп, тормыш зил-зиләләреннән саклап килә.
Фәрваз апа Хәкимуллина Иске Мәңгәр авылында туып үскән, биредә җиде сыйныф тәмамлаган. Кечкенәдән күмәк хуҗалык эшендә катнашып үскән кыз, соңыннан  бригадир булып та эшләгән. Күмәк хуҗалык эшеннән бер көн дә калмыйча, кырчылыкта да, амбар алдында да хезмәт куя. Тормышның агын да, карасын да бик күп күргән Фәрваз апа тормыш иптәше белән өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Фәрваз апа улы Фаил белән гомер кичерә. Әмма кызлары-кияүләре, онык-онык­чыклары бу йортта еш кунак.
Чорына күрә барысын да күргән Фәрваз апага  тормышында зур югалтулар кичерергә дә туры килгән. Шуңа да карамастан, күңеле көр, фикерләре бик төпле аның. Киләчәктә дә тынычлык, тазалык белән, балаларының кадер-хөрмәтендә гомер кичерергә язсын иде.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев