Алтын сабырлык ияләре
Көн артыннан көн туа, айлар, еллар үткәнен сизмибез дә. Табигать, сөекле шагыйребез язганча, безне үз вакытында искән җиле белән назлый, җылы яңгырлары белән сугара, кояшы елмаеп җылыта. Йортларыбыз зур. Иртән дә, кич тә җылы.
Резеда Сафина, Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Өйләребезгә су кергән. Авыл, район хәбәрләре, дөнья яңалыклары белән танышырга телевизор, телефон, компьютер ярдәмгә килә. Урамнарда асфальт юллар. Һәр капка төбендә кимендә ике машина тора. Кибетләрдә ни теләсәң, шул бар. Тыныч тормышта рәхәтләнеп эшлибез. Аллага шөкер, дип яшибез.
Бу рәхәт тормыш өчен, туган ил өчен сугышта әби-бабайларыбызның гомерләре чит җирләрдә өзелеп калган. Исән кайтканнары сәламәтлекләрен югалткан. Сугыш чорында тылда эшләүчеләргә да бик кыен булган. Кояшның чыгуын да, батуын да колхоз басуларында күргәннәр алар. Мәктәптә укый алганнармы? Уку кирәк-яракларын ничек юнәткәннәр? Сугыштан соң авыл хуҗалыгын ничек торгызганнар авылдашларыбыз? Сораулар бихисап. Җавап табар өчен, сугыш чоры балаларын – әбиләрне мәктәпкә очрашуга чакырдык.
“Сыйныфларда 40тан артык бала белем ала, уку бүлмәсе саен мич, мәктәпкә киеп барырга кием юк. Ләкин, шуңа карамастан, белем алырга омтылыш зур иде. Укытучы сөйләгәнне йотлыгып тыңлый идек”, – дип искә ала Садриева Надия апа балаларга үзенең мәктәп тормышы турында. 4 сыйныфны тәмамлагач, укуны дәвам итү мөмкинлеге булмый. Укытучылары Фәриха апа укуны дәвам итәргә киңәш итә. Надия апа 7 сыйныфны бетереп, авылда эшләргә кала. Һәр тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкара. Уңган кызны авылдашлары бик ярата. Мәсгуть абый белән гаилә корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә улы Таһир, килене Тәнзилә тәрбиясендә яши Надия апа.
Хәкимуллина Рәйсә апа чыгышы белән Түбән Көек авылыннан. Әтисе сугыштан яраланып кайта. Кулы бераз хәрәкәтләнә башлагач, балта эшенә керешә. Рәйсә апа әбисе, әнисе кебек тегүче булып эшли. Тормыш иптәше Ринат абый белән 3 егет тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 3 улы да үз йортлары белән авылда яши.
Сафина Әлфия апаның әтисе Абдулла абый да, әнисе Фәһимә апа да сугыш ветераннары. Фронтта әтисе азык-төлек, кием-салым складында эшли. Сугыштан соң Әтнә районы мәктәпләрендә рус теле, тарих фәннәре укыта. Әнисе Фәһимә Сафа кызы 19 яшеннән сугышка китә. Аны Мәскәү янындагы аэростат частена билгелиләр. Сугыштан соң мәктәптә физкультура укыта, күп еллар яшелчә бригадиры булып эшли. Әлфия апа мәктәптә ашарга пешерә. Наил абый белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Сәмигуллина Суфия апа кайнатасы сугыш ветераны Шәрифҗан абыйны сагынып сөйләде. Сугыштан бер кулы терсәктән өзелеп кайта аның. “Бөтен эшне эшләде, тик торган минуты булмады”, – ди ул. Суфия апа Сәлихҗан абый белән ике кыз, бер ул үстерәләр. Тәмле ризыклар пешереп, мәктәптән оныкларын, эштән улын һәм киленен каршы алалар.
Очрашуга килгән әбиләребез һәрьяктан үрнәк. Буранлы көн булуга карамастан, бер генә минутка да соңга калмыйча, мәктәпкә килделәр. Алар укучыларга: “Тырышып укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, әти-әниләрегезгә булышыгыз, сүзләрен тыңлагыз, дөньяның күркәм сыйфатларын үзегезгә сеңдерегез”, – дип сүзләрен төгәлләделәр. Тормышта нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, зарлана белмиләр алар. Барына шөкер итеп, алтын сабырлык күрсәтеп, өйләрендә гаилә учагын саклап яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев