Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Без төзи торган  мозаиканың кечкенә бер  кисәге

"Фокус" студиясе, "Лабиринт" берләшмәсе, "Яшь армиячеләр" яңалыклары

      Ата-бабаларыбыз турында, аларның сугыш елларында күрсәткән батырлыклары, тылдагы авыр хезмәте турында  күп беләбезме без? Кызганыч, бик аз, әмма бу азны да күреп, аралашып, истәлекләрне барлап, ул еллар турындагы  елъязманы  язып  калырга кирәк. Чөнки, Бөек Ватан сугышы ерагая бара. Бу сугышны хәтерләүче буын да мәңгелеккә китә. Әмма халык батырлыгы онытылырга тиеш түгел.

      Без язган елъязма  китапларда, фотосурәтләрдә, фильмнарда, әби- бабалардан җыйган  хикәятләрдә, истәлекләрдә  кала.

23 нче гыйнвар көнне без,  районыбызның Яшь армиячеләре белән бергә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган истәлекләрне барлап, видеотапшырулар, фотолар  төшерү максаты белән,  районыбызның Комыргуҗа  мәктәбенең Ш.Мәрҗани музеенда  шул авылның өлкәннәре белән очраштык.
«Сугыш турында исән калган һәр тере хатирә -  без төзи торган  мозаиканың кечкенә генә бер  кисәге ул,  ул хатирәләрдән   ата-бабаларыбызның батырлыклары турында дөрес тарих төзелә. Бу чын тарихны балаларның Голливуд фильмнарыннан карап  түгел, ә ветераннар , тыл хезмәтчәннәре белән күзгә-күз карап  аралашып  белүләре мөһим",  - дип сөйләде безгә  җирлекнең ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова 
Видео-фото төшерүләр Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында "ТиК-ТаК" балалар медиа-мәктәбеннең «Без үз киләчәгебезне үзебез иҗат итәбез" социаль -проектын тормышка ашыру кысаларында үтә. 
Гөлсем Латыйпованың Фоторепортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев