Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Бабайлар башына басканнармы?

Ватанны саклау, патриотлык – тормышта иң мөһим, иң кыйммәтле якларның берсе.

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм төрле конфликтлы зоналарда сугыш уты аша узганнар алдында баш иеп, тыныч тормышта яшәвебезне тәэмин итүчеләргә гомер буе рәхмәт укып яшәргә тиеш без. Шуңа күрә Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы янындагы Әфган сугышы батырлары хөрмәтенә куелган обелискны мәсхәрәләгәннәр диюләрен ишеткәч, өскә кайнар су койгандай булды. Күз алдыннан башта туган сораулар бер-бер артлы йөгереп узды. Ничек алай? Ни эшләгәннәр? Кем эшләгән?
Әфганчы Раил Касыймов, әфганчылар берлеге җитәкчесе Ленар Кәбиров бу хакта ачынып сөйләделәр. Кем эшедер, әфганчылар обелис­кындагы һәлак булган батыр-әфганчылар фотосы астыннан башлап, плитәгә кадаксыман әйбер белән кырып түбәндәге сүзләрне язып куйган. “1941-1945. Гади кеше булып туалар, гади кеше булып яшиләр, гафу итегез егетләр, әмма бабайлар башына басмасагыз иде”. Аңлавыбызча, болай язуның сәбәбе шул: элек монда Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган обелиск торды. Имештер, әфганчылар аларның истәлек тактасын тартып алганнар... Әмма бу алай түгел. Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләп яңа урында – паркта һәйкәл булдырдылар. Искиткеч ул – төптән уйлап эшләнгән. Хәер, мәкалә ул хакта түгел. Ә элеккесен – техникум янындагысын, әфганчылар әйтүенчә, “под снос” җибәрергә тиеш булганнар. Әфганчылар аны сүтмәүне сораганнар, шулай итеп ул һәйкәл алар хөрмәтенә үзгәртеп яңартылган. Бар да гади һәм аңлаешлы. Ә вандаллыкны җүләрлек дип кабул итәргә була. Яисә, үзен галәмәт акыллы санаучы кеше эше бу.
Автордан
Ни эшләргә уйласаң да, башта ачыклап бетерү кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев