Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ярты миллион агач утыртылачак

Татарстанда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ярты миллион агач утыртылачак

Республика урманчылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте.

Үсентеләрне утырту Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында узачак. Республикада акция 25 апрельдә старт ала һәм сугыштан кайтмаган 381,9 мең ТАССРның батырлыгын мәңгеләштерәчәк.

«Татарстанда барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, агач утырту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре көче белән оештырылачак», — дип билгеләп үтә республика ведомствосының матбугат хезмәте.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре коронавирусны профилактикалау буенча киңәшләр үтәячәк-дистанцияне үтәргә һәм шәхси саклану чараларында ике кешедән дә артмаган санда агачлар утыртачак.

Агачлар утырту урман фонды территориясендә, республика шәһәрләре һәм торак пунктлары чатында паркларда, скверларда һәм аллеяларда оештырылачак.

Безнең районда да әлеге эшне башлап җибәрделәр. Күлле Кимедә дә 75 еллыкка 75 агач утырттылар. бу хакта хәбәр иткән идек.

Халыкара акция кысаларында Россия һәм БДБ илләре территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн агач утырту күздә тотыла.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/20-04-2020/polmilliona-dereviev-v-pamyat-o-pogibshih-v-velikoy-otechestvennoy-voyne-vysadyat-v-rt-5737606  файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев