Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Бер бүләк тарихы

Миллионнарча кешенең язмышын үзгәрткән сугыш көтмәгәндә башлана. Ул минем гаиләмә дә кагыла.

Диана КОРСАКОВА
Бу мәкалә – карт бабам Абдулла Фазылҗанов турында.
1914 елның 15 ноябрендә Түбән Көек авылында дөньяга килә ул. 1940 елның июнендә Кызыл Армия сафларына алалар. Хезмәтен Бессарабиядә, 7нче Аерым понтон батальоны составында башлый. Ә бер елдан сугыш башлана...
Аның, орден-медальләр тагылган парад костюмы әлегә кадәр шкафта сак­лана. Әнием сөйләвенчә, әлеге костюмны кигән саен ул каһәр суккан сугыш елларын һәм туган якларына исән-сау әйләнеп кайтмаган хезмәттәшләрен искә ала.
Барлык бүләкләре арасыннан берсен аеруча якын итә ул. Ул – “Кызыл йолдыз” ордены. Сугышның беренче көннәреннән үк ул, данлыклы якташыбыз, Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Сафиуллин җитәкчелек иткән дивизиядә хезмәт итә. Ә ул сугышның үзенчәлекле ысуллары белән данлыклы. Дошманга, күбесенчә, төнлә һөҗүм итә. Бабамның һәм аның хезмәттәшләренең батырлыгын Гани Сафиуллин “Җиңү юллары буйлап” исемле китабында яза.
1942 елның кышы гаять суык була. Кайвакыт һава температурасы 40 градуска җитә. Шундый төннәрнең берсендә, бабам хезмәт иткән батальон зонасында дошманга каршы хәлиткеч һөҗүм әзерләнә. Биредә хәрби техниканы уздыру өчен понтон күпер салына. Әмма кинәт немецлар һөҗүме башлана. Понтон күперне бомбага тоталар. Понтон күпер салучылар хәрби техниканы гәүдәләре белән каплыйлар, берсе дә үз урынын ташлап качмый. Ул вакытта бик күп солдат һәлак була. Ә бабамның аягы яралана. Ул боз кисәкләренә тотынып калырга тели, тик су агымы аны бу урыннан ике чакрым чамасы түбәнгә алып китә. Ярый әле, анда да үзебезнекеләр булып, шулар судан тартып чыгара һәм госпитальгә озата. Ә батальонда аны хәбәрсез югалучылар исемлегенә кертеп куялар. Днестр елгасындагы шушы сугыш нәтиҗәсендә бабам “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә.
Соңрак ул Сталинград өчен сугыша. Аннан соң Украинаны, Молдавия, Венгрия, Авст­рияне азат итүдә катнаша.
Бөек Җиңүне дә Австриядә каршы ала. Аның өчен иң нык хәтердә уелып калганы – Днестр елгасындагы сугыш була. Чөнки нәкъ шул бәрелеш Җиңүгә омтылыш бирә, көч өсти.
Туган авылына 1945 елның октябрендә, күкрәк тулы орден-медальләр тагып кайта. Кайтуга тракторчылар әзерли торган курсларга языла. 30 елдан артык тракторчы булып эшли. Карт әбием белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр, араларында бабам – Наил Фазылҗанов та бар. Әтисе үрнәгендә карт бабам да түбә ябу эшенә тартыла. Әтнә районында шактый йорт, каралты-кура түбәләрен яба ул. Әнием әйтүенчә, карт бабам сугышны гел хә­те­рен­дә йөртә, аның совет ке­ше­ләренең батырлыгы исәбенә яулануын истә тотарга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев