Бер сорауга җавап көтәм
Сугыш елы балалары аз калдык, ә әтиләре үлеп, ятим калучыларга бернинди ярдәм булмавы бик кызганыч.
Люция Гарипова, Яңа Җөлби авылы
Ватан сугышы төгәлләнүгә дә 75 ел. Без, сугыш чоры балалары, ул вакыттагы хатирәләр әле дә күңелләрдә саклана.
Мин үзем Олы Өшкәтә авылында укытучы гаиләсендә туганмын. Әтиемне 1939 елның декабрендә хәрби солдат хезмәтенә алалар. Хәрби өйрәнүләрне узгач, 1940 елны Фин сугышында катнаша. Хәрби срокны үтәп кайту көнен, төнен сәгатьләп үткәргән иртәдә, 1941 елның июнь аенда сугыш башлана. Әтиләр сугышка китә. Безнең гаилә – 1940 елны туган энем, ике яшьлек мин, әнием – Олы Өшкәтәдә әбием белән бергә яшәдек. Әтием 4нче танк бригадасында элемтәче була, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1944 елны Балтыйк буенда барган сугышларда катнаша. Бөек Җиңүне Кенигсберг шәһәрендә каршы ала. Сугыш беткәч тә кайта алмый ул. 1945 елның август аенда Япон сугышына алалар. Анда китешли Арча станциясендә тукталып, өстәмә көчләрне көтәргә туры килә. Әтием рөхсәт сорап, Арчадан авыллар аша, басу-кырлар аша, ни кадәр араны узып, обед вакытында Өшкәтәгә кайтып төшә. Ул вакытта миңа 7 яшь, әтием хәрби хезмәткә киткәч туган энемә 5 яшь иде. 32 яшьлек, янып торган, хәрби киемле солдатны күргәч туктап калдык. Әти кешене олы яшьтәге Нәҗип бабай кебек кеше була диеп белә идек. Ул безнең урамда бердән-бер ир заты иде. Чәйләр эчеп, 1-2 сәгать ял иткәннән соң, әтине яңадан озаттык. Әтием Өшкәтәдән Байгыга, Мәрҗән, Сәрдә басулары аша кичкә барып җиткән. Сугыш елларында ике тапкыр яралана. Яралары төзәлгәч янә сугышка керә. 1942 елны бик авыр яралыларны тыныч урынга, авылларга салалар. Шул вакытта әтием Олы Мәңгәрнең Нури абыйны очрата. Нури абыйның бер аягын кискән булалар, аның ярдәме әтиемә зур була. Олы Әтнәдән Шәкүр абый әтиемнең командасында булган. (Аны чукрак Шәкүр дип әйтәләр иде, ул заготконторада тире җыйды). Әтием турында – “Әүхәдиев бик көчле кеше иде. Белоруссия җирендә бер авылны без – ике, немец ике алды – безне алга үткәрми. Состав кими, өстәмә көчләр көтеп сугышка керергә әзерләнә. Безгә Әүхәдиев күлмәк җиңнәреннән ак материя алып, якаларны алыштырырга приказ бирде. Якташ булгач, мин: “Әүхәдиев, барыбер үләчәкбез, нәрсәгә ак яка?” дип сорадым. ”Немец “шакшы урыс” диеп төкереп китмәсен. Үлсәк, чиста үлик”, – ди. Мин хәрби бәрелештә контузия алдым. Авылны алып, алар алга китте. Мин туган ягыма кайттым. Менә шундый боевой кеше иде ул”, – дип искә ала. Сугыш елларында өченче – икенче дәрәҗә Дан ордены, Батырлык өчен, Кенигсбергны азат итүдә катнашкан өчен һәм башка медальләре бар иде. “Красная звезда” газетасында 1945 елның ноябрендә “Батырлык өчен медале белән бүләкләнә”дигән язма да дөнья күрде. Менә шушындый сугыш юлы узып, сугыштан исән-сау кайтучылар исемлегендә әтиемнең исем-фамилиясе юк. Мин бу хакта кызыксынгач, “Ул безнең авыл кешесе түгел”, – дигән җавап ишеттем.
Әтием 1944 елны Чембулат авылында туган. 1935 елны Арча педучилищесын тәмамлап, Югары Көек авылына укытырга кайта. 1937 елны Олы Өшкәтә авылына, 1939 елны Бәрәзә җидееллык мәктәбенә, 1945 елны Югары Бәрәскә мәктәбенә директор, 1951 елны Комыргуҗа мәктәбенә завуч итеп билгеләнә. 1957 елны Яңа Җөлби башлангыч мәктәбенә мөдир итеп билгеләнеп яши башлый. 1974 елны каты авырудан соң 59 яшендә вафат булып Яңа Җөлби зиратына күмелә. Әнием дә шушы авыл зиратында. Ул кайда гына укыса да, партия линиясе буенча, һәр колхозда партия оешмасы секретаре вазыйфасын башкарды. Бик көчле политолог иде.
Соравыма җавап көтәм. Һәр елны оныкларым һәйкәлгә чәчәкләр куя. Әмма әтием – бабайлары исеме анда юк. Тормыш иптәшемнең әтисе, өч туганы сугыш кырында һәлак булалар, аларның исемнәре бар. Сугыш елы балалары аз калдык, ә әтиләре үлеп, ятим калучыларга бернинди ярдәм булмавы бик кызганыч. Әтиле үсү белән ятимлек икенче тормыш инде ул. Мин ул кешеләрне бик кызганам, бик аз калдык, без, исән калганнар да 80 яшьне тутырдык. Калган көннәребез дә исәпле генә. Үлгәннәрнең урыны оҗмахта булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев