Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Без дә юбилей медальләре тапшырдык

Авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләрен тапшыралар. Чираттагысы Күлле Киме авыл җирлегендә булды. Менә бу хәбәр шул хакта.

Бездә  тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы булды.

Өлкәннәрне хөрмәтләп район һәм авыл җитәкчеләре Күлле Киме мәдәният йортына җыелдылар.  "Дусым" хужалыгы, Күлле Киме авыл җирлеге җитәкчеләре ярдәме белән әзерләнгән мул табын артында ветераннарыбызны бәйрәм белән котладык, бүләкләр тапшырдык.

Бәйрәм концертын әзерләгән Күлле Киме мәдәният йорты үзешчәннәренә, тәмле ризык әзерләгән Күлле Киме мәктәбе ашханәсе кызларына, Күлле  Киме авыл җирлеге һәм Күлле Киме мәдәният йорты хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне белдерәм.

Барлык ветераннарыбызга озын гомер, сәламәтлек теләп калам.

Чулпан Саляхова,

Күлле Киме мәдәният йорты директоры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев