Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

“Бәхет елмайсын”

Каенсар авылында яшәүче Гөлбану Лотфуллинага 90 яшь тулды.

Аны олы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева һәм Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин килде.
90 яшьлек ананы тәб­рикләргә дип, бүгенге көндә Казанда һәм районыбызның Чишмәле Сап авылында яшәүче барлык балалары, киленнәре һәм кияүләре дә кайткан. “Шөкер, бик ишле безнең гаилә. Әлегә биредә балалар һәм кияү-киленнәр генә – өебез тулы. 10 онык һәм 16 оныкчыгыбыз да кайтса, урын җитмәячәк, алдагы ялларда алар да кайта”, – дип каршы алдылар кунакларны.
Тормышында күпне күргән, күпне кичергән 5 бала анасы. Кызганыч, бер улы вафат аның. Җәмәгате, шулай ук тиздән 90 яшен тутырачак Равил абый белән куанып гомер итәләр. Тик кабат кызганычка каршы дип билгеләргә туры килә, 8 ай элек кинәт урын-җиргә ятарга туры килә аңа. Шулай да оптимистик рухта ул, шаяр­тып сөйләшергә ярата. “Яшь вакытта эшләмәгән эшем калмады, хәер, ул авырлыкларны бөтен ил белән күтәрдек. Җәмәгатем, балаларым янәшә булу көч-куәт өстәде”, – дип елмая ул.
Ә олы кунаклар юбилярны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм Россия президенты Владимир Путин исеменнән котладылар. Аларны куа­на-куана үзе укып чыкты. Котлауларны тыңлагач, “Үзегезгә дә бәхет елмайсын”, – дип изге теләкләрен җиткерде.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев