Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Фәтхрахман Габдрахманов - Сталин рәхмәтенә ия булган кызылармияче - бәһасез сугыш хатлары

Кулымда бәяләп булмый торган, кыйммәтле хәзинә - сугыш хатлары. Ио́сиф Виссарио́нович Ста́лин тарафыннан бирелгән Рәхмәт хатлары, "Красное знамя" газетас ының бер кисәге. Анда өлкән сержант Петр Лысенконың миномет хисабының фашистлар белән куркусыз, зур осталык белән сугышуы хакында язылган. Газета материалында басылган фото кырыена - Фәтхрахман солдат тарафынан "Шушыннан укыгыз", дип язылган.

Сталинның рәхмәт хатлары

"Брест шәһәрен азат иткән өчен кызылармияче Фатхи Абдрахмановка  Советлар Союзы Баш командующие Сталин иптәшнең 1944 елның 28 июлендәге приказы белән Брест шәһәрен азат итүдә катнашкан гаскәрләргә бик яхшы сугышчан гамәлләре өчен рәхмәт белдерелә", - дип язылган.

Шундый ук хат Сталинның рәхмәт хатлары  Пинск шәһәрен азат иткән өчен дә, 1944 елның  25 июнендә  Бобруй юнәлешен ябучы немецларның нык ныгытылган оборонасын өзүдә катнашкан өчен дә бирелгән. 

Солдат хатлары да, салымнан ташлама  өчен бирелгән  таныклык та, иң аянычы - Пруссиядән  аның батырларча үлеме турындагы хат та бар. 

Өчпочмаклы солдат хатларын укып та була. Хатлар сиксән елга якын вакыт узса да бик яхшы сакланганнар.

Әлеге кыйммәтле хатларны безгә Олы Бәрәзә авылында яшәүче Радик Гомәр улы Галиуллин китерде.

- Фәтхрахман абый  - минем әтием Гомәрнең абыйсы. Ул Габдрахманов та, Галиуллин да булып йөргән. Фронттан килгән хатларда  рус телендә Абдрахманов дип язылган. Әти үлгәч әлеге хатларны  аның бертуганы Кафия апа саклаган. Аларның хәзер берсе дә юк. Хатларны миңа калдырдылар. Мин озак уйлаганнан соң, аларны сезгә алып килергә булдым. Бу хатлар сандык төбендә генә ятарга тиеш түгелдер. Аларда - тарих, аларда - сугыш афәте. Бу хатлар Хәрби дан музеенда үз урынын алырга тиештер дип саныйм, - ди Радик Гомәр улы.  Радик Гомәр улы үзе Ленин  исемендәге хуҗалыкта эшли. 

Фәтхрахман Габдрахмановны башта армия хезмәтенә алалар. Аны тәмамлап, туган якларына кайтам дип йөргәндә сугыш башлана. Солдатларны алгы сызыкка җибәрәләр. Һәм ул сугышның башыннан ахырына кадәр сугыша. Үлгән хаты 1945 елда сугыш бетәргә бик аз калгач килә.

Туган җирдә берәү дә югалмый. Ә үзенең гомерен халык бәхете өчен корбан итүчеләр әле дә исән. Аларның исемнәре телләрдән - телгә, буыннардан - буынга күчә. Фәтхрахман абый Габдрахмановның хатлары үзе үк моңа дәлил.

Рәхмәт сиңа, Радик Гомәр улы.

С.Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев