“Искә төшә дә, үзәкләр өзелә”
Каһарманнар
Моннан тыш, Ленинград шәһәрен немец илбасарларыннан саклау линияләренең берсе дә биредән уза.
Башлангыч план нигезендә шәһәрне ала алмагач, фашистлар, совет сугышчылары каршылыгын берөзлексез бомбага тотып сындырырга уйлыйлар. “Бөек Ватан сугышы елларында Мурмансктагы һәр квадрат километрга төшкән бомба саны бары Сталинградтагыдан гына кимрәк. Уртача алганда һәр Мурманск кешесенә 31 килограмм шартлаткыч матдәләр һәм җиде яндыргыч бомба туры килә”, – дип хәбәр итәләр тарихи документларда.
“Мурманск шәһәрен немецлар бик каты бомбага тоттылар”, – дип искә ала сугыш ветераны Рәхимҗан Мозаффаров та. Күз тимәсен, үз-үзен яхшы тота ул, хәрәкәте төгәл, фикер йөртүе һәм хәтере сокланырлык сугыш ветеранының.
1942 елның август аенда 14 кеше составында Бөек Ватан сугышына китәләр. Тик, сугышка түгел, халык арасында яман аты казанган Суслонгерга китереп тыгалар. “Аның “40нчы” дип аталган, каһәр суккан станциясендә тоттылар. Ашау җитми иде, ач көе йоклап та булмый, хәлсезлектән интектек. Шулай да кыска вакыт эчендә бик күп объектлар, “землянка”лар төзедек”, – дип көрсенә.
1943 елның башында Мурмансктагы 1244нче укчы полкка барып урнаша. 120 миллиметрлы минометта төзәүче була ул. Берара батарея командирының адъютанты вазифасын да башкара, батареялар арасында элемтә чыбыклары да суза.
Сугыш чорын әле дә искә ала ул. “Искә төшә дә, үзәкләр өзелә”, – ди. Шунда ук яшь буынга киңәш-нәсыйхәтләр бирергә ашыга: “Хәзер тормыш – “алтын”. Кадерен белә күрегез. Дөресен танырга кирәк, сугышка кадәр дә әллә ни яхшы тормыш булмады. Тынычлыкның, рәхәт яшәүнең кадерен белә күрегез”, – ди сугыш ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев