Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Иске Өҗем авыл җирлегендә дә медаль бирделәр

Изгелекнең һәр тамчысы, дуслар, Шифа икән мохтаҗ җаннарга.

Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Дәхшәтле сугыш чорлары да ерагая. Каһарманнарыбызны искә алу, аларның корычтай характерын үзебездә үстерү, киләчәк буынга аларның батырлыкларын җиткерү – безнең төп бурычыбыз.

Шуның өчен без Ташчишмә авылы клубына җыелдык та инде. Хөрмәтле кунакларыбыз – тыл ветераннары. Аларны котларга район социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы, Күшәр күмәк хуҗалыгы рәисе Галиәхмәтов Илнар Илдар улы килделәр. Бәйрәмне Иске Өҗем авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Азат Тәлгать улы башлап җибәрде.

  • Бөек Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз саны елданел кими бара, - диде ул. – Җиңүнең 70 еллыгында 28 ветераныбыз булса, бүген алар 9 гына. Ә сугыш ветераннарыбыз, кызганычка каршы, бөтенләй юк. Исәннәргә тазалык-саулык, балаларының хөрмәтен күреп яшәргә язсын.

Ветераннарыбызны кунаклар да ихлас котладылар, җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмнең иң тантанаклы өлеше, мөгаен, медаль тапшыру булгандыр. “Җиңүнең 75 еллыгы” медален күкрәкләренә таккач, аларның хәтерендә сугыш авырлыклары кабаттан яңарды. Авылыбыз аксакалы, тиздән 90 яшен каршыларга җыенган Борхан абый, үзенең истәлекләре белән уртаклашты.

- Без күрдек инде авырлыкларны; гәүдәм зур булгач, яшем кечкенә дип тормадылар, бөтен эшкә дә әйттеләр. Сугыш аркасында башлангыч белем белән калдым, укырга мөмкинлек булмады. Әле эш кенәме, заем түлисе шуның өстенә. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, илләр-көннәр тыныч булсын, - диде ул.

Ветераннарыбыз арасында тыныч к3өненәрдә эшләп алдангылыкны бирмәгән, олы яшьтә булуга карамастан, актив хезмәттә булган кунакларыбыз да бар иде. Рәшит абый Зәйнуллинны һәм Флера апа Фәйзрахманованы “ТАССРның 100 еллыгына” тамгасы белән бүләкләделәр.

Бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте. Клуб мөдирләре җитәкчелегендә мәктәп укучылары өлкәннәргә бик матур концерт күрсәтте. Бай табын артында үзара гәпләшеп чәй эчеп утырган өлкәннәребезнең күзләрендә шатлык яшьләре күренде.

  • Безгә күрсәткән хөрмәтләрегез өчен үзегезгә дә шундый игътибар күрергә язсын, дип саубуллаштылар алар.

Бөек Җиңүгә өлешләре кергән, сугыш михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган ветераннарга хөрмәтебез зур, аларга әйтеләсе сүзләр бетмәгән... бетмәс тә. Рәхмәт Сезгә, тылда калып барлык авырлыкларга түзә алган әби-бабайлар!

Иске Өҗем мәктәбе, Ташчишмә авылы китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев