Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Казанда Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләшәләр

«Ул Татарстан гына түгел, Россия Федерациясе горурлыгы», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу минутларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләшү чарасы бара. Ул 2020 елның 11 ноябрендә 94 яшендә вафат булды.

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Борис Кузнецовның барлык чараларда, кичәләрдә актив катнашуын, алдынгы сафта булганын билгеләп узды. Аның тормышы Ватанга мәхәббәт, каһарманлык белән үрелгәнен әйтте. 

Матәм мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Бүген легенда Борис Кузнецовны соңгы юлга озатабыз. Ул Татарстан гына түгел, Россия Федерациясе горурлыгы. Җиңү парадында катнашкан кеше», — диде Татарстан Президенты. 

Ул мәрхүм белән якыннан таныш булганын искәртте. «Борис Кирилловичның 100 яшен билгеләп үтү хыялы бар иде, әле күптән түгел генә очрашып сөйләшкән идек, тик Бүген аны соңгы юлга озатабыз. Без аны гел хәтеребездә тотачакбыз. Аны олылар да, бплалар да ярата иде, уникаль кеше иде ул. Бу зур югалту. Урыныгыз оҗмахта булсын!» — диде Рөстәм Миңнеханов.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/13-11-2020/kazanda-tatarstanny-so-gy-sovetlar-soyuzy-geroe-boris-kuznetsov-bel-n-b-hill-sh-l-r-5785280

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев