Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Күңгәрдә юбилей медальләре тапшырдылар - фоторепортаж

Районыбыз авыл җирлекләрендә ветераннарга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләрен тапшыра башладылар.

Кичә юбилей медальләрен Күңгәр авыл җирлегенең Күңгәр  мәдәният йорты фойесында тапшырдылар.

Әлеге чарада район советы рәисе урынбасары Фәрит Мансур улы Нуриев катнашты һәм чыгыш ясады.

Күңгәр, Югары Шашы, Түбән Шашы  авылларыннан - 8, Күшәр, Мөндеш авылларыннан 16 ветеранга юбилей медале тапшырдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова  котлау сүзен җиткергәннән соң, җитәкчеләр табын артында утырган  сугыш чоры балаларының сорауларына да җавап бирделәр. Чара мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар. 

Мәгълүматны хәбәрчебез Гөлүсә Галимҗанова хәбәр итте, фотолар да аныкы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев