Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле сугыш чоры балалары! Хөрмәтле район халкы!

Сезне һәр кеше өчен изге, якты бәйрәм — Җиңү көне белән тәбрик итәм. Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 75 нче тапкыр каршылый.

Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сык­ранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн... Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бөек Ватан сугышында Җиңү – милли горурлык, хәрби дан һәм илебезнең көч-куәте билгесе.
Хөрмәтле ветераннар! Тиңдәшсез каһарманлыгыгыз, Җиңүгә ышанычыгыз һәм киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итүегез өчен сезнең каршыда баш иябез. Көчле ихтыярыгыз, батырлыгыгыз, тормыш юлыгыз горурлану хисе уята. Без фронтта һәм тылда илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән, яу кырларында башын салган яугирләр турындагы якты истәлекне хәтердә саклап, хәрби һәм хезмәт батырлыгы үрнәге булган ветераннарга мәңге рәхмәтле булачакбыз.
Җиңүчеләр исеменә лаек булып, игелекле гамәлләр кылып яшик. Барыгызга да бәхет, иминлек һәм тынычлык телим. Бәйрәм белән!
Район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев