Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Хәтер - мәңгелек... Арыда сугыш чоры балаларын кунак иттеләр

Районыбызның Ары авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарының балаларын искә алып, мәдәни чара уздырдылар.

Оештыручылары, әлбәттә, җирле мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова һәм аның җәмәгате Фидаиль Кадимов. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әлеге чара Ары авылы халкы – сугыш ветераннарының балалары, җирле укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар белән бергә мәдәният йортында узды.

Очрашуга чакыру белдерүендә: “Сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Бездә әле сугыш кырында һәлак булган, илебезне фашист юлбасарларыннан коткаруда катнашкан, үзләренең гомерләрен биреп ерак җирләрдә ятып калган авылдашларыбызның фото-сурәтләре юк. Мөмкин булса очрашуга килгәндә аларны алып килсәгез иде. Истәлекләрне, хатирәләрне яңартыбыз бу көндә... Ә хәтер ул мәңгелек”, - диелгән иде.

Бәйрәм чарасы тантаналы рәвештә авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә ачылган обелискка чәчәк бәйләмнәре салудан башланды. Кереш сүзендә Раилә Кадимова: “Бөек Ватан сугышында 326 авылдашыбыз катнашты. Аларның 154е Ватаныбыз азатлыгы өчен яу кырында башын салды. Бүген аларны искә алу йөзеннән сугыш чоры – ветераннарыбызның балаларын бирегә җыйдык”, - дип билгеләде.

Соңыннан чара мәдәният йортында, шулай ук чәй өстәле артында да дәвам итте. Бик күңелле, дөресрәге, бәгырьләргә үтеп керә торган чара булды ул. Биредә китапханәче Диләрә Галләмова да нык тырышты. 

Чара исә, алып баручының: "Сезнең әти - әниләрегез язмышы сугыш уты белән үрелгән. Безнең өчен, сезнең өчен бик кадерле дә, якын да булган кешеләребез турында, үзегезнең йөрәк түрендә ядкарь итеп сакланган иң матур, иң якын истәлекләр һәм хәтирәләр белән уртаклашып алыйк әле", - диюе белән дәвам итте.  Кулле-Киме мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музее деректоры Луиза апайга суз бирделәр, ул бик эчтәлекле итеп, саннар кулланып сөйләде. Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы җылы, матур,ихлас теләкләрен җиткерде. Сәнгать мәктәбе укучылары матур итеп чыгыш ясады, директоры Алия Ринат кызына рәхмәт, укытучылар Финә Сафиуллина, Лилиягә Һидиятуллина, бәйрәм чарасында катнашкан балаларга  да рәхмәттән башка сүз юк. Мәдәният бүлегеннән Гелүзә Сираҗиева һәм Фарис Биккинин чыгышын да тамашачы бик ошатты.

Монда музей экспонатлары да бар иде, осколоклар белән тишелгэн каска, исемле котелок, фляшка, штык, шартлаткычы алынган граната да бар иде монда. Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары да бик матур итеп чыгыш ясадылар.

Мондагы мәгълүматлар байлыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап туплаган күргәзмәгә исең китәрлек. Афәрин! Мондый чараны һәр авылда да уздыру яхшы булыр иде. Һәрхәлдә, тамашачы мондый чараларны тагын да уздырырга кирәк дигән фикер җиткерде. Наилә Мифтахова фикере күпчелекнең фикерен чагылдыра дип саныйм. Ары мәдәният йорты коллективына мөрәҗәгать итеп: “Бөек Җиңүнең олы юбилее уңаеннан Сез бик бай эчтәлекле мәгълүмат туплагансыз, кызыклы күргәзмә эшләгәнсез”, - дип ассызыклады ул.

Фидаил Кадимов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев