Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Күлле Кимедә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына 75 агач утырттылар

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына да санаулы көннәр калып бара. Авыл җирлекләрендә бәйрәмне матур башлангычлар белән каршылыйлар.

Күлле Киме авылында бәйрәмнең мәңгелек истәлеге  булып калсын дип, мәдәният йорты, балалар мәйданчыгының тирә - ягына 75 төп ылыслы агач утырттылар. 

Авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев җитәкчелегендә авыл җирлегендә эшләүчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре бергәләп  башкардылар  бу саваплы гамәлне.

- Үзизоляция шартларының бөтен тәртипләрен саклап эшләдек. Үзебезгә дә рәхәт булып китте. Үсеп китсеннәр дә, авылыбызга ямь биреп торсыннар. Еллар имин булсын, дип теләдек,- ди Күлле Киме мәдәният йорты директоры Чулпан Сәләхова.

Ч.Сәләхова фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев