Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Мәңгәрнең фронтовик кызлары

Бөек Ватан сугышына Олы Мәңгәр авылыннан унбер хатын-кыз киткән

Илсур Шакиров, Олы Мәңгәр авылы
Бөек Ватан сугышының үзенчәлеге – анда хатын – кызларның күп катнашуы. Эшләгән җиреннән сугышка киткән ирләрен алмаштырып кына калмыйча, алар хәрби госпитальләрдә, санчастьлардагы медицина әһелләренең күпчелеген тәшкил итәләр. Кызыл Армия составында хатынкызлардан гына торган регуляр берләшмәләр дә күп була. Хатын-кызлар армиядәге хәрбиләрнең 8 % ын, партизаннарның  10 % ка якынын тәшкил итә.
1942 елда комсомол чакыруы буенча сугышка 500 мең кыз чакырыла, аларның 70 % ы хәрәкәттәге армиягә эләгә.
Шул вакытта фронтка үз теләкләре белән китүче хатын- кызлар да күп була. Аларның кайберләрендә сугышта үлгән туганнары, ирләре, йөргән егетләре өчен уч алу теләге булса, кайберләре әти, абыйлары үрнәгендә, кайберләре илдәге массакүләм патриотизм хисенә бирелеп сугышка китәләр.
Безнең Олы Мәңгәр авылы җирлегеннән 495 ир-егет белән бергә 11 хатын-кыз да сугышта катнаша: Васильева Анна, Мөхәммәтшина Зәкия, Әхмәтова Зөһрә, Закирова Сәлимә, Закирова Наҗия, Мостафина Гөлфия, Сафина Зәйтүнә, Җәләева Зәйтүнә, Галиева Фатыйма, Мортазина Әфтап. Яши генә башлаган, сөясе-сөеләсе, гаилә корып, аның учагын сүндермичә балалар үстерәсе урында, 18-19 яшьлек кызларга солдат шинеле кияргә, дары исен иснәргә, газаплы сугыш дәһшәтен татырга туры килә. Бу урында мин сугыш вакытында бөтен авыл халкының теленнән төшмәгән бер эпизодны искә алып китәсем килә. Тау белән тау гына очрашмый, диләр, ә Олы Мәңгәрнең сугышка киткән кызы Закирова Наҗия фронтта үзенең ызандаш күршесе Закиров Әнвәрбик белән очраклы рәвештә очраша. Кочаклашып күрешү, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә авыл хәлләрен сорашу, сугышта күргәннәрне уртак­лашу... Берничә сәгатькә генә сузылган бу очрашу аларның күңеленә шулкадәр уелып калгандыр, алар икесе дә үлгәнче бу очрашуны мавыктыргыч итеп искә алалар иде.
Мин  сугышка киткән Мәңгәр кызларының өчесенә: Әхмәтова Зөһрә, Мортазина Маһиәфтаф һәм Закирова Сәлимәгә  киңрәк тукталып китәм.  
Сугышка киткән кызларның берсе Зөхрә Әхтәм кызы. Ул 1923 елда туа. 1942 елда 19 яшендә сугышка алына, аның алгы сызыгында батырларча сугыша. “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Аңа 3 ел эчендә үлем белән күп мәртәбә очрашырга, иң якын сугышчан дусларын югалтырга туры килә. 1944 елда каты яралана, врачлар аны сугышка яраксыз дип табалар һәм ул туган авылына әйләнеп кайта.
Олы Мәңгәрдә ул сугыш ятимнәре өчен оештырылган балалар йортында завхоз булып эшли. Хәсәнов Кәрим абый белән гаилә корып, 5 бала тәрбиялиләр. Ләкин сугышта алган яралар үзен сиздерә һәм Зөһрә апа 1963 елда, нибары 40 яшендә, биш баланы калдырып үлеп китә. Ул сугышта булган Мәңгәр кызларының иң кыска гомерлесе.
Маһиәфтаф Шакир кызы 1923 елда гаиләдәге 8 баланың икенчесе булып дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә укып, 1941 елның 21 июнендә кулына аттестат ала. Иптәшләре белән таңны каршылаганда, сугыш башлану турында кара хәбәр килә. Ул 6 айлык медицина курсларында укый. Әтисе Шакир, энесе Юныс артыннан 18 яшьлек Әфтаф 1942 елның августында сугышка алына. Ул бу вакыттагы кичерешләрен туган авылына багышлап язган “Хуш, Мәңгәрем” дигән шигырендә чагылдыра.
Әгәр кирәк булса,
Бик озакка кадәр,
хуш, җаным.
Ташлап киттем сине
мин еракка,
Туган илнең
тыңлап кушканың
Аерылганда,
һәрбер морҗан синең
Яулык болгагандай күренде:
Төтен бөркеп
мин киткән якларга,
“Сау бул” дигән кебек
ишетелде.
Мин күңелемнән үбәм
аерылганда,
Урамдагы һәрбер кешене.
Һәм ант итәм, Мәңгәр,
һичкайчанда
Пычратмаска синең
исемеңне.
Артта калды туган –
үскән җирем,
Җәелеп аккан
Симет буйлары.
Алып китте хисем паровозы
Тагы да ерак минем
уйларны.
Ничә айлар үтте инде менә,
Ләкин йөрмим бердә моңаеп
Иптәшләр дә булды,
дусларым да,
Туганнар һәм әни генә юк.
“Их” ди минем йөрәк,
әгәр бүген,
Булса иде алар янымда.
Ул вакытта бернинди дә
борчу
Булмас иде минем җанымда.

Яшь кызга фронтта телефонистка да, санитарка да, штабта писарь да булырга туры килә. Ул җиңүне Германиядә каршылый. Ләкин аңа тиз генә туган авылына кайту насыйп булмый – аны Ерак көнчыгышка японнарга каршы сугышка җи­бә­рәләр. Сугыштагы батырлык­лары өчен Әфтаф апа “2нче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул авылдашы, сугыш ветераны, офицер Мәлик Мортазин белән гаилә кора. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Әфтаф апа 2011 елда вафат булды.
Сәлимә Закир кызы 1921 елда Олы Мәңгәрдә гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлый. Яшь кызны 22 яшендә сугышка алалар. Ул элемтәче булып хезмәт итә. Фронттагы батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. 1944 елда туган авылына кайта. Сәлимә апа сугыш вакытында дошманга әсир төшеп, концлагерьларда михнәт чигеп, 1948 елда гына  туган авылына кайткан Зариф белән 1949 елда гаилә кора. Аларның бер-бер артлы 5 балалары туа. Сәлимә апа озак еллар авылда сөт җыючы булып эшләде. Ул 1994 елда 73 яшендә якты дөнья белән хушлашты.
Сугыш дәһшәтен үз башларыннан кичереп, Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән авылдаш 11 фронтовик кызларыбыз хәзер безнең арабызда юк. Без аларның батырлыклары алдында баш иябез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев