Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Михаил Черепанов: «Без моны белергә тиеш»

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында “Хәтер маршы” дип аталган очрашу булды. Әлеге очрашуга “Хәрби Дан клубы” җитәкчесе Михаил Черепанов кайтты.

Аның белән бергә башкаланың дизайн һәм тех­нология көллиятенең укучылары да килде. Районыбыздан сугышка китеп, фронтта ятып калган батырларны табарга булышкан укучылар болар. Гап-гади балалар, менә шул балалар Михаил Валерьевичка бик күп югалган сугышчыларны табарга ярдәм иткәннәр.

“Үзләре тапканны үз куллары белән ияләренә тапшырсыннар, дип сезгә күрсәтергә алып килдем”, – ди Михаил Валерьевич.  Газетабызның сайтында быел гыйнвар аенда әлеге укучылар тарафыннан  табылган сугышчыларның исем-фамилияләре язылган исемлек урнаш­тырган идек. Менә шул исемлек буенча район хакимияте,  Арча-Әтнә хәрби комиссариаты шушы чараны оештырып, Михаил Черепановны Әтнәгә чакырдылар. һәр авыл җирлегенә алдан хәбәр ителеп, җирлек башлык­лары үз авылларындагы өлкәннәрне бирегә алып килде.

Фронтта үлеп калучы сугышчыларның якыннарына, балалары, оныкларына ул көнне үлем кәгазе тапшырылды. “Похоронка”  кайгы китерә торган бер бит кәгазь, күтәрә алмастай бу кәгазьгә сугышчының исем-фамилиясе, кайда үлгәне, күмелгән урыны язылган.

Сугыш вакытында аның килүен дә көтмәгәннәр, чөнки бу кәгазь булмаса, әле өмет кала. Тик вакыт файдага эшләми, сугышта югалучыларны качып ятучыларга, илен сатучыларга тиңләгәннәр.

"Бездә 173 мең гаилә бүгенге көндә дә хәбәр көтә. Бер генә илдә дә шул гомер хәбәрсез югалучы юк. Бөек Ватан сугышында  совет иле белән  сугышкан Германиядә дә 3 миллион солдатның язмышы билгесез булган. Тик Германия  хәбәрсез югалганнарны 1952 елда ук үлгән дип таныды. Аларның да безнекеләр белән эшләгәннәре булган, пленда булганнары да билгеле. Яшерен-батырын түгел, безнең Татарстан җиреннән дә 6 мең кеше дошман белән хезмәттәшлек иткән, бу да факт, тик бу 6 мең генә. Ә сугышка китүчеләрнең  167 меңе үлгән. Кайсы – сугыш кырында, кайсы – гос­питальдә. Кызганыч,  ме­нә шул исемлек тә  21 гасырга кадәр сер итеп сакланган. Бары 2006 елда гына бу серлелек билгесе алынды. Сез сугыш турында бар мәгълүматларны белә алучы беренче буын балалары", – дип эндәште Михаил Валерьевич укучыларга.
   Менә бу көнне шундый кимсенүләр белән яхшы таныш булган районыбыз­ның 16 гаиләсенә үлем кәгазе тапшырдылар. 75 ел көтелгән бу кәгазьнең кадерен аңлау өчен,  ул балалар урынында булырга кирәк. Кайсы таякка таянып менә сәхнәгә, кайсы күз яшен сөртә, кайсылары әтиләрен кочаклагандай  күкрәгенә кысып төшеп китә “похоронка”ны. Үлем кәгазенең мондый кадере тынсыз итә, йөрәкне кыса.  “Әтнә районы хакимияте, хәрби комиссариат, техникум укучылары ярдәмендә ачыклаган сугышта ятып калучы  300  кешенең  20се табылды", – ди Михаил Черепанов.


Әлеге чараны район башкарма комитеты җитәкчесе  Айрат Каю­мов башлап җибәрде. Бу эшнең ни дәрәҗәдә мөһимлеген әйтеп, “Хәрби Дан клубы” җитәкчесенә барыбызның да рәхмәтен җиткерде ул. Җитәкче буларак кына түгел, онык буларак та тирән хисләр кичерүен әйтте. Ул көнне аның  әтисе  Фәнил абый да үлем кәгазен алды, Айрат  Каюмовка  бабасының батырларча һәлак булуы мәгълүм булды.


Һәр солдатның кайсы сугышта, ничек үлгәнлеген сөйләп барды Черепанов. Бу сөйләмне тыңларга кирәк, аның  “Это мы должны знать” дип, җанны кузгата торган сөйләме атна буе колакта яңгырый. Болар әлегә кадәр сер булып сак­ланган коточкыч фактлар.
“Сугыш  1941 елда түгел, ә 1939 нчы елда ук башлана, фин сугышы  була анысы. Фин җирендә безнең якташларыбыз Ленинградны сакладылар. Ул аларның батырлыгы нәтиҗәсендә камалыштан чыга алды. Менә шул сугышта Олы Әтнәдән Вәлиуллин Гарифулла Вәлиулла улы да катнаша. 1940 елда һәлак булып, Выборг районында ятып кала. Элек бу Финляндия җире була, хәзер Ленинград өлкәсенә керә", – дип,  солдатның якыннарын сәхнәгә чакырды. Бабасының үлем кәгазен оныгы Әлфия Исламова чыгып алды

.
"22 июньдә Гитлер солдатларына төньяк күршеләренә (ул безне шулай атый)  бер сәбәпсез һөҗүм итәргә боера.  Аның бездән куркырлык бер сәбәбе дә булмый. Менә бүген  монда бабайларыбыз, әтиләребезнең безне нинди бәлаләрдән йолып калганын тагын бер кат искә алыйк. Мәктәп дәреслекләрендә бу хакта язылмый. Сугыш июньдә  башлана,  фашистлар зур тизлек белән хәрәкәт итеп, Мәскәүгә якынаялар. 5 октябрьдә фашистлар Мәскәүгә бик якын булалар. Хәтта,  Сталин үзе дә Мәскәүдән китмәкче була, тик аңа моның файдасыз икәнен аңлаталар. Ни өченме? Һәм  кем аңлата дип уйлыйсыз? Совет галимнәре – еврейлар, алар Гитлерның уран бомбасы ни икәнлеген яхшы  беләләр. Академик Капицаның әтисе 1941 елның октябрендә урамдагы митингтан соң,  Сталинга китеп кенә котылып булмаячагын әйтә. Самара бункерында, тагын башка җирдә качып ятып була, тик өстә  уран тарала, аннан котылу юк, ди.  Сезнең берегез дә 8 февраль көнен бәйрәм итмәгәндер. Бу көнне бәйрәм итәргә кирәк. Чөнки 75 ел элек, 1945 елда,   безнең разведка идарәсе  гениаль операция башкара. Летчик, казанлы, мордвалы Михаил Девятаев, фашистларның ракеталар урнашкан базасыннан,  бердәнбер идарә итү пульты  булган  немец бомбардировщигы белән  бик кыйммәтле мәгълүмат алып кайта.  Гитлерның ракеталары урнашкан 11 старт мәйданчыгының төгәл урынын белеп кайта ул. Дөрес, берүзе генә, разведкадан башка ул аны эшли алмас иде. Менә шушы батырлыгы өчен, аңа 1957 елда гына (!)  герой исемен бирәләр. Әгәр дә безнең бабайлар, әтиләр үз гомерләрен   куркыныч астына куеп,  Германиягә кадәр барып җитмәсәләр, сугыш кыр­ларында ятып калмасалар,  Гитлер Европа буенча уран сугышы башлыйсы булган. Үзенең 7 тонналы  "Фау-2"  ракеталары белән уран бомбасын безнең җирлеккә ташларга әзерләгән ул. Бу гади радиация безгә Чернобыль  булган булыр иде. Шуңа күрә Гитлер 1945 елның февралендә үзенең газетасына  биргән әңгәмәсендә: "Мин китәрмен, әмма ишекне шундый  иттереп ябармын, ул ябудан  бөтен дөнья селкенер һәм тере кешеләр үлгәннәрдән  көнләшерләр", – ди.

Менә шул уран бомбаларын күздә тотып әйткән ул аны. Безнең разведка белеп, шул ракеталарны юк итмәсәләр 1945 елда,  монда  комлык булыр иде, Гитлер җиңгән очракта да  бернинди тереклек калмас, Татарстан бөтенләй булмас иде. Моны без белергә тиеш.

Миллион гомерләрне биреп яулаган бу  җиңү әнә шулай үзен аклый" – "Ленинград блокадасыннан да,  иң элек тонналап снарядларны чыгарганнар, балаларны да түгел, өлкәннәрне дә түгел, снарядларны. Чөнки башка җирдә аның кадәр снаряд булмаган. Шул снарядларны чыгармаган булсалар, Мәскәүне саклап кала алмаган булырлар иде. Мәскәү булмаса, башкаларны да саклап калып булмый. Ленинград блокадасын да "КВ" авыр танклары булмаса өзә алмаслар иде, сугышка кадәр бездә әнә шул танкларны җитештереп өлгерәләр, ул Гитлерда булмый..." – болар сөйләгәннәрнең  берничәсе  генә.  Җиңүнең ниләр бәрабәренә яуланганын без генә түгел, укучылар да тын да алмый тыңладылар.


Хәрби комиссар Алмаз Борһанов  үлем кәгазе алучы өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, үлеп калучыларның җирләнгән урынына бару мөмкинлеге барлыгын да сөйләде. Авыр хәлле гаиләләрне алып барып кайтабыз, үзебез барабыз, дисәгез, шул җир белән элемтәгә кереп, ачыклап бирәбез. Сезне каршы алып торачаклар, дип аңлатты.
Михаил Валерьевич тагын залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, "Эзләү анкетасы" тутыру кирәклеген аңлатты.

Бу анкета редакциядә, музейда бар. Әлеге анкетага кемне эзләргә кирәклеген исем фамилиясен, туган елын, кайда туганлыгын, сугышка кайдан алынганын, үзегезнең ветеранга кем булуыгызны һәм адрес-телефоныгызны күрсәтеп, кайсы көнне тутырылганын язарга кирәк булачак. Чөнки әле эзләү дәвам итә.  "Сугышта ятып калган соңгы солдат табылмыйча сугыш төгәлләнми", дип сөйләде Хәрби Дан клубы җитәкчесе. Ә аның сүзе эшеннән аерылмаганын Әтнә халкы үз күзе белән күрде, үз колагы белән ишетте. Онытырлык түгел берсе дә!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев