Онытырлык түгел
Бу елның 8 марты, хатын-кызларыбызның бәйрәм көне, аларны тәбрикләү-котлау, олылау тиешле көн җитә.
Шул уңайдан күңелемдә йөрткән бу затларга – әбиләргә, апайларга, сеңелләргә, әниләребезгә булган җылы хисләремне белдереп, хөрмәт белән шушы язмамда истәлекләрем белән уртаклашырга телим.
...Мин сугыш чорында туган бала. Сугыштан соңгы еллар, авыр газаплы, авыл халкы өчен ачлык еллары, бүгенгедәй хәтеремдә булып узган вакыйгалар. Таныш һәм күңелдән чыкмыйлар, онытырлык түгел. Мин бу елларны искә алып уйлаганда күп кенә вакыйгаларны үзебезнең гаилә тормышыбызга бәйләп күзалларга тырышам. Авылымның күп гаиләләре шушындый тормыш белән яшәделәр.
Без гаиләдә алты җан. Әти сугыштан күп кенә яралар белән кайта, бер аягын бот төбеннән үк кискәннәр, кан төкереп ах-ух килеп ята. Әтинең әнисе – әбиебез олы яшьтә. Без өч бала. Әни колхозда җигү үгезләрен тәрбияли. Хезмәттә катнашкан өчен әнигә көз көне 1 көнгә 200-300 грамм яңа уңыштан икмәк бирәләр. Тулыр-тулмас бер капчык. Әтинең кадак хисабы белән санап утырганы хәтеремдә. Ничек яшәгәннәр соң? – дигән сорау туачак инде хәзерге заман яшьләрендә.
Авыл халкының ни дәрәҗәдә яшәргә, балалар үстерергә, аларны тәрбияләргә тырышуларын күзалласак исләрең китәрлек. Артык, соңгы чиккә җитеп зарланганнарын да хәтерләмим. Бер әни эшләгән белән гаиләнең тормышы бара. Сугыштан соң күп еллар буена халык юкәдән чыпта кап сугу белән шөгыльләнде. Кайбер яшь киленнәр, кызлар кәҗә мамыгыннан шәл бәйләп саталар иде. Билгеле бу эшнең дә кыенлыклары бар иде, чөнки мамыгын юнәтергә, шәлне сату яшерен хәлдә башкарыла иде. Тотсалар җавапка тарталар иде. Кыйммәт бәягә алган мамыктан да, көне-төне гаиләң белән хезмәт тыккан шәленнән дә колак кактыралар. Синең яшәргә омтылып азаплануың беркемгә дә кирәк түгел. Күпме кан-яшь түкмәде бичара хатын-кыз. Иркенләп эшләү түгел бит әле ул. Эштән катйкач кына өйдәге эш-мәшәкатьләрдән арынгач кына, качып-посып эшлиләр.
Алда язганымча әни фермада эшли. Безнең мәчет тыкрыгыннан (урамыннан) Шәмсенур апай белән икесе бергә эшлиләр – үгезләр тәрбиялиләр, яшүсмер егетләр аларны җигәргә килгәнче ашатып куялар. Барлык хезмәт кулдан башкарыла. Су эчерү, тирес түгү, азык китерү, алар җилкәсендә. Хәзер уйланып йөрим, исәпләп тә карыйм, һичкенә дә очына чыга алмыйм. Безнең өйдә чыпта сугу өчен көйләнгән стан тора. Көн саен күршедәге ире сугышта үлеп калган дүрт бала анасы Васфи апай белән әни төн уртасыннан соң, әни фермага эшкә киткәнче 10 данә чыпта сугалар. Әти аларны үз җае белән көндез кап (капчык) итеп тегеп хәзерләп куя. Әниләр юкәләрне тәртипләп ярып (хәзерләп) куялар иде көн яктысында, чөнки караңгыда әниләргә керосин кирәк. Ул бик кадерле иде. Юкәне төргәкле хәлдә Мари иленнән Шуруньжа дигән авылдан китерәләр иде, анда шундый юкәдән каплар эшләү әртиле булгандыр инде. Түбән Бәрәскәдә ышанычлы кешесе Мингазов Гайнетдин иде аларның. Юкә төргәген үлчәп бирәләр, шуның кадәр чыпта-кап эшләп китерергә тиешле буласын. Беркадәр эшләп тапшырган өчен акча түлиләр. Менә шул чыпта суккан өчен, шәл бәйләгәннән кергән, йомырка, йон, май саткан акчалар хисабыннан дәүләткә түләүләрне дә түләп тормышларын көйләп алып бардылар. Билгеле боларның барысы да бик күп хезмәт сораган. Майны, йомырканы, йонны базарларга алып барып сату бар иде. Нинди зур базарлар бар иде Әтнә районында гына. Әтнәнең үзендә, Күлле Кимедә, Бәрәзә базарлары. Авыл халкының тормышында кирәкле җиһазлар, көндәлек куллану өчен кирәкле әйберләр була иде бу базарларда, Мәңгәрдә "Заготскот" дигән оешма бар иде. Күлле Кимедә "Сельпо", Бәрәзәдә "Сельпо", Әтнәдә "Райпо"лар эшләде. Бу авылларның һәрберсендә хәттә ашханәләр эшләп торды.
Олы яшьтәге карчыклар да эшсез ятмадылар. Каз, чебешләр үстерделәр, балаларны тәрбияләү тулысынча алар өстендә иде, чөнки әти-әниләр күмәк хуҗалык эшендә. Олы яшьтәгеләргә ул вакытта пенсия юк иде. Бу чорда бигрәктә ирләре сугыштан кайта алмаган тол хатыннарга бик авырга туры килде. Тормыш итүнең бөтен авырлыгы аларның бер үзләренә төште. Тол хатын ул кимсенеп, кимсетелеп, аңлатып булмый торган бер халәттә, барлык авырлыкка түзеп яшәгән. Ирләре яшь, таза-сау булып кайткан хатыннар тол аналарга югарырак баскычтан торып, борын чөеберәк карадылар. Алар җәмгыятьтә үзләренең урыннары югарырак, – дип санадылар ахыры. Билгеле, барысы да түгел, андыйлары да булды, ягъни кешечә мөгамәләдә торганнары да. Тормыш дилбегәсе борынгы заманнардан, гомер буена хатын-кыз кулында булган. Рус дәүләтләрендә дә хатын-кыз патшабикәләр булган кебек, Казан ханлыгында да Сөембикә ханбикә кебек үткен, хәйләкәр Нурсолтан, Гәүһәршад, Үрбәт ханәкәләр кебек затлар да булган ханнарның идарә итү эшчәнлегендә. Юнәлеш, киңәш бирүчеләр. Бүгенгесе көндә, җәмгыятьтә, хатын-кыз барлык яктан да олы мактауларга, хөрмәтләргә лаеклы урын алып тора. Алар безнең, балаларыбызның әниләре. Шушы сүзләргә барысы да кергән.
Бу язмамны укучы барлык хатын-кызларга тазалык-саулык, тыныч, бәхетле көннәр телим. Бәйрәмнәрегез куанычлы булсын!
Әдһәм Гайнуллин,
Түбән Бәрәскә авылы
Фотоны Бәрәскә мәдәният йорты альбомыннан алдык
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев