Сагынам сезне солдат дусларым
1963 елның 3 сентябрендә безне, Совет Армиясе сафларына китәчәк егетләрне җыйнап, кемгә, кайчан килергә тиешлекне күрсәткән, Арча районы хәрби комиссары Христофоров имзасы салынган чакыру кәгазен биреп кайтардылар.
Әдһәм ГАЙНУЛЛИН, Бәрәскә авылы
Безнең авыл советы җирлегендә яшәгән Рәфкать Рәкиповка, Бәрәзәдән Әнәс Хәйруллинга һәм миңа 5 сентябрь көнне сәгать 10.00гә хәрби комиссариатка килергә кушылган иде. Шул елның язында агач бурадан яңа өй эшләткән идек, өйгә мич чыгара алмыйча киттем. Ул елны мин чирәм җирләрне үзләштерүдән кайтып, үзебезнең күмәк хуҗалыкта “МТЗ-5”тә алмаш тракторчы булып эшләдем. Ул елларда тракторчы хезмәте дәрәҗәле иде, яраткан эшемнән аерылып китәсем килмәде.
5 сентябрь бик матур, кояшлы көн, кызу урак өсте иде. Алдагы көнне клубта, яшьләр, зурлап озату кичәсе уздырдылар. Иртә белән матур итеп бизәлгән кыңгыраулы ат алып килделәр, егетләр дә җыйналды. Бәрәзәдән Әнәс, Яңа Шимбердән Равил дигән егет тә безгә менде, аны Ногман дигән иптәше озата килде. Безнең өйдә саубуллашу мәҗлесе ясап, әнием, туганнарым, күршеләрем белән саубуллашып, атка төялеп, Бәрәскә урамнарын җырлап әйләндек. Безне Нургали абый Рәкипов өендә көтеп торалар иде, зурлап каршы алдылар. Анда да озату мәҗлесе узды. Нургали абыйның аталарча биргән киңәшләре, үгет-нәсихәтләре хәзерге тормышымда да юнәлеш бирә кебек. Арчага кадәр безне күмәк хуҗалыкның “ГАЗик” машинасы белән Мансур абый Мөхәмәтҗанов озата барды.
Арчада “Усад”та бергә укыган, чирәм җирләрне бергә үзләштергән, Амур өлкәсендә бергә эшләгән дустым, Күңгәр авылы егете Роберт Батыргалиев белән очраштык. Бу икебез өчен дә бик куанычлы хәл булды. Электричкага төяп безне “Татвоенкомат”ка илтеп тапшырдылар. Анда өч кич йоклаганнан соң, таң алдыннан казармалардан урамга алып чыгып тезделәр. Безне алырга килгән команда һәрберебезне һәм документларыбызны барлап кабул итте. “Татвоенкомат” капкаларын киереп ачып, сызылып таң аткан вакытта Казан урамнарын тутырып, елга агымы кебек тынычрак урамнар буйлап тимер юл вокзалына алып төштеләр. Безне монда унөч вагонлы поезд көтеп тора иде. Баштарак кая барганыбызны белмәдек – Мәскәүгә таба, аннан Ленинград ягына алып киттеләр. Шунда беренче тапкырдыр, солдат тормышы белән очраштык – кыр кухнясыннан чәй, ботка алып килеп ашаттылар. Кабат кузгалып киттек һәм кабат таң атканда Таллин шәһәрендә поезддан төштек. Солдатларны бер урыннан икенчесенә күчерү махсус таң атканда гына башкарыла, күрәсең. Роталап тезеп, шәһәрдән алып чыгып киттеләр. Кояш чыкканда Клоога дигән станциягә җиттек. Янәшәдәге бер катлы йорт янына туктадык. Эчкә роталап керттеләр: чишенеп, салкынча су белән йөзне, кул-аякны тиз генә юып, киенү залына үттек. Монда юа-юа төсе югалган, төймәләре юк күлмәк-штан, гимнастерка-чалбар, иске, ямаулы кирза итекләр бирделәр. Соңыннан бергә тупланып йөргән якташлар бер-беребезне көчкә таныдык. Барыбыз да чын карачкылар кебек идек. Безне “В/ч 60932” санлы тимер капкадан уздырып, озын казармалар каршына китереп тезделәр. Безнең дүртебезне, Арчадан киткән егетләрне бергә урнаштырдылар. Кенәр ягыннан Рифат Миндубаев, Балтачтан Нурулла Халиуллин – мин сезне еш искә алам. Монда яңа командирлар билгеләделәр, плацка чыгарып тезделәр. Биредә юан, бик ярау полковник, батальон командиры чыгыш ясады. Шуны аңладым: без генерал Памфилов исемен йөрткән дивизиядә хезмәт итәбез икән. Шушы ук дивизиядә Александр Матросов исемендәге полк та бар. Безне аның музеена да алып бардылар. Чынлыкта, ул бит татар егете, Мөхәммәтҗан исемле дип укыганым бар иде. Тик ул турыда бер сүз дә әйтмәделәр. Мөхәммәтҗан кардәш йоклаган тимер карават, эленеп торган киемнәре янында озак уйланып тордым: боларны сугыш чорында ни хәл күтәреп йөрде икән ул? Шушындый тупас, бернинди кысаларга да сыймый торган ялган кемгә кирәк икән, бернинди тәрбия чараларына да керми бит ул, киресенчә, тискәре фикер генә тудыра.
Берничә көннән яңгыр ява башлады, ә безне биредәге колхоз басуына бәрәңге чүпләргә йөртә башладылар. Бөтен өс-баш юеш. Казармада җылылык та, сушилка да юк. Киемнәрне беркайда да киптереп булмый. Иртән киенеп, чын солдат булып стройга басарга кирәк. Берәү өлгермәсә, барыбызны да чишенергә кушып урын-җиргә яткыралар һәм кабат торгызалар. Шулай җәфаладылар. Бу безнең “карантин” иде. Безнең өстән 3 “рядовой” солдатны куйдылар, ник бер офицер яки сержант булсын?! Менә шулар, әле бер ел гына хезмәт иткән булсалар да, безнең әйберләрне урлап, үзебезне төрлечә җәфаладылар.
Кичке 10га кадәр буш вакыт бирелә иде – үзебезне тәртипкә китереп, кием-салымны чистартып, хат яздык. Кемнеңдер “Хромка” гармуны бар иде, эшләрне төгәлләгәч гармунчы янына җыйналып, үзебезчә, саф татарча җырлап утыра идек. Чөнки татарлар күпчелек булды. Бераздан башка милләт егетләре дә безгә “елыша башладылар”. Гармун кулдан кулга күчеп, төрле халык биюләре башкарылды, иң күңеллесе иң ахырдан булуын хәтерлим. Күрше ротадан чегән егете Николай Кузнецов бик оста итеп берничә төр бию башкара иде. Сәләтле кешеләр күп бит ул, шуларның берсе безнең белән бергә хезмәт итте.
Эстониядә бездәге кебек зур авыллар күрмәдем. Безне, “карантин”дагы солдатларны көндез шундагы бер хуторда, колхоз үзәге булгандыр инде, ашаттылар. Анда яхшы кафедагы кебек чисталык, тәртип, ашау мул булды. Басуда аерым-аерым урнашкан хуҗалыкларга асфальт юл килгән, электр сузылган. Ишегалдында җигү дирбияләре белән ат тора, велосипед, мотоцикл, хәтта машиналары бар, шунда ук зур җиләк-җимеш бакчалары бар. Шул хуторларга алма сатып алырга бара идек. Безне ерактан ук күрептер инде, каршыга чыгалар иде. Русчага оста түгел иде алар. Әмма андагы кебек алмаларны башка беркайда да очратканым юк. Пыяла кебек, үтә күренмәле, эчендә ничә орлыгы бар икәнен дә күреп була иде. Авызда шикәр кебек таралып китүе истә.
Андагы кибеткә кереп исебез китте. Ни кирәк, шул бар – киштәләр сыгылып тора. Нык гаҗәпләндергәне – икмәкнең һәрберсен целлофан пакетларга төреп сатулары булды. Без бит ипине зур капчыкка салып өстерәп йөрергә өйрәнгән.
16 октябрь көнне мунчага алып бардылар һәм өр-яңа солдат киемнәре, солдат биштәре биреп, чып-чын солдат ясап, стройга тезделәр һәм урман эченнән бирегә килгән асфальт юл буйлап Таллин шәһәренә алып киттеләр. Килгәндәге кебек үк урман эче солдат җырларына күмелде.
Безне Германия Демократик Республикасындагы Совет гаскәрләре группасына күчерәләр икән. Бер дә аерылмабыз кебек идек, тик язмыш берәмтекләп төрле якларга таратты. Яңа җирдә безне бүлгәләп, аерып бетерделәр. Сагынам мин Эстониядә “карантин!”да бергә булган солдат дусларымны. Ә минем солдат тормышым ГДРда дәвам итте. Монысы аерым тарих...
Фото Арча военкоматы архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев