Сугыш, сугыш, сугыш...
Нәзилә Рәхимҗанова, КДМФК студенты
...Халкыбызның Бөек Ватан сугышында Фашистлар Германиясен җиңүенә 75 ел булды.
Без, яшь буын, бу чорның реаль чынбарлыгын, фашист илбасарлары китергән афәтнең тирәнлеген, өлкән буынның ил азатлыгы өчен фашизмга каршы көрәштә нинди корбаннарга баруын, әлеге җиңүнең әһәмиятен аңлап бетермибез, мавыктыргыч бер вакыйга күк кенә кабул итәбез шикелле. Ә бит шул сугышта катнашып аннан исән-имин кайтып, илебезгә кайтып хезмәт иткән күпме якын кешеләребез бар. Сүзем бабаемның апасы Рәхимҗанова Галия Ваһап кызы турында.
Күшәр авылыннан яу кырында булган бердәнбер хатын-кыз ул безнең Галия апа. Ул 1920 елның 5 июнендә Күшәр авылында туа. Мәктәпне «5»ле билгеләренә генә тәмамлагач, Югары Көек мәктәбендә укытучы булып эшли. Сугышка да шуннан алына. Авылдашыбыз Камилә апа: “Алар сугышка киткәндә без кечкенә балалар гына идек, ләкин аларны елый-елый озата барганыбызны хәтерлим”, – дип искә алды. Бу 1942 елның июне була. Галия апа 85 номерлы зенит-артиллерия дивизионы составына алына. Әлеге дивизия сугышчан юлын Саратов шәһәреннән башлап җибәрә. 1942 елның июленнән алып 1943 елның җәенә кадәр әлеге дивизия Саратов шәһәрен фашистлар авиациясеннән саклый. Аннан Котовск, Воронеж шәһәрләре. Ә 1944 елда аларны Румыниягә җибәрәләр. Монда алар 1945 елның августына кадәр булалар. Безнең әти һәм абыйлар аны яратып Алма апа дип йөртә иде. Ул сугыш турында сөйләргә бик яратмаган. «Ул афәтне күрергә язмасын балалар, ул кино түгел», дип әйтә торган булган.
Сугыштан сонгы авыр елларда апаебыз сугыштан кайткач Әтнәдә райкомда хезмәт куйган, Мәскәүдә партия мәктәбендә укыган. Аннан ул Казанда “Победа” кинотеатрында администратор, Мәгариф йорты китапханәсе җитәкчесе булып эшләгән, намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Алма апайга бергә хезмәт иткән кызлары “Истәлек дәфтәре” язганнар. 1945 елда язылган әлеге дәфтәр әтиемнең апасы Фәридә апада саклана. Анда сугыш чоры җырлары, теләкләр язылган. Апалар, үзләренең адресларын язып, бер-берләрен югалтмаска, аралашып яшәргә сүз куешканнар. Галия апаның сугышчан дуслары арасында төрле милләт вәкилләре булуга игътибар иттем. Дәфтәрнең ахырында 1977 елда сугыш бетеп, 32 ел узгач, Волгоград шәһәрендә булган очрашуда язган язмалар да бар. Галия апа сугышчан иптәшләре, фронтташ дуслары белән 1976 елда Саратов, 1979, 1982 елларда Воронеж, 1984 елда Котовск шәһәрләренә очрашуларга бара. Фәридә апаның архивында әлеге очрашулар турында язылган “Голос рабочего”, “Ленинский путь” газеталарында басылган мәкаләләр дә саклана.
Бөек Җиңүнең 49 еллыгына Алма апа туган авылы Күшәргә кайта. Кызганычка каршы, шуннан соң озак та үтми, бәхетсезлек очрагына эләгеп 74 яшендә вафат була. Рәхимҗанова Галия Күшәр авылында җирләнгән.
Сугыш ул – аерылу, күз яше, ятимлек, ялгызлык, җимереклек, үлем. 1941елда башланган Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясына иң зур югалтулар, бәла-казалар алып килгән. Без кечкенәдән М.Җәлил, Ф.Кәрим, Ә.Еники, Х.Туфан һ.б. бик күп әдипләребез, язучыларыбыз иҗаты, кинофильмнар, китаплар аша сугыш барган чорны күзалладык. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә тарихи документларны, сугыш барышын өйрәндек. Укытучыларыбыз герой пионерлар, батыр сугышчылар турында сөйләделәр, музейларга алып бардылар, сугыш чоры балалары белән очрашулар оештырдылар. Инде сугыш тәмамлануга 75 ел вакыт узган. Кызганычка каршы, хатирәләр дә тоныклана. Без сугышны җиңү залплары, массакүләм батырлыклар рәвешендә күз алдына китерәбез шикелле. Миңа калса, вакыйгаларны үзең, якын кешеләрең, үз тирәлегең аша уздырсаң гына алар синең күңелеңә үтеп керә, эз калдыра. Шуңа күрә бу елларны авылдашларыбыз, якташларыбыз күзе белән күрергә кирәк. Кызганычка каршы, сугыш ветераннарының сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя. Безнең Күшәр авылында инде алар берәү дә юк.
Комыргуҗа урта мәктәбендә Мәгариф һәм фән министрлыгы, тарих институты белән берлектә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Фәнни-гамәли конференция үтә. Укытучым Халикова Гөлнара житәкчелегендә, авылдашым Хашимова Рүзилә «Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ хатын-кызлар» исеме астында чыгыш ясап «Татар телебезне, милли мирасыбызны саклауга керткән өлеш» номинациясендә, Бөтендөнья татар конгрессының дипломы белән бүләкләнделәр. Эзләнү эшләре барышында Алма апай белән беррәттән тагын 4 хатын-кыз турында мәгълүмат туплаганнар.
Алма апайның шәхси документларын, сугыш чоры истәлекләрен бергә туплап, барлык туганнар кинәшләшеп, Күшәр мәктәбенең Туган якны өйрәнү музеена тапшырырга кирәк дип карар иттеләр. Җиңү алып килгән авылдашларыбыз турындагы хатирәләрне киләчәк буынга җиткерү өчен файдалы мәгълүмат, укучылар өчен чын истәлек булыр дип уйлаштылар. Тарихта гына калсын иде ул сугыш, Иминлек, тынычлык телик илебезгә, күкләребез аяз, көннәребез якты булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев