«Сугыш сүзен ишетергә язмасын»
Авылның эшкә яраклы ирләре сугышка китеп бетте, барлык авыр эш – җир эшкәртү, чәчү, симәнә ташу, урып-җыю – хатын-кыз җилкәсенә калды.
Нәзирә Габдрахманова
Бөек Ватан сугышы башлану турындагы хәбәр, үз көенә генә яшәп яткан, кечкенә генә Иске Өҗем авылына да минутында килеп ирешә.
Авыл халкы аптырашта кала, барысы да якыннары белән аерылышу хәсрәтеннән елашалар. Шушы авылда тыныч кына яшәп яткан Мәдинә апалар гаиләсен дә читләтеп үтми бу мәхшәр.
– Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде. Әти кайтып әйтте: “Сугыш башланган, сугышка яраклы ирләрне алалар икән”, – дип. Миннән олы ике абыем – 1913 елгы Бари, 1923 елгы Һади абыйларга да сугышка китү хәбәре килде. Бари абыйны туры сугышка алып киттеләр. Әнием бар булган ризыкларны юл капчыкларына салып, елашып озатып калдык. Ә Һади абыйны Казанда танк йөртергә 6 ай укыттылар да, шуннан сугышка алып та киттеләр.Әтием сугышка алыну яшеннән чыккан булган икән, 50 яшьтән узганнарны сугышка алмадылар. Сугыш башланган елны аңа 51 яшь иде. Миннән кечкенә 9 яшьлек энем бар.
Авылның эшкә яраклы ирләре сугышка китеп бетте, барлык авыр эш – җир эшкәртү, чәчү, симәнә ташу, урып-җыю – хатын-кыз җилкәсенә калды. ТБУМ ны бетереп, авыл уртасындагы колхоз кәнсәсендә өч класс ачтылар. Ир-ат укытучыларны сугышка алдылар. Аннан соң укуны сугыштан соң мәктәпне яңадан ачкач дәвам иттек. Сугыш вакытында барлык бала-чага басуга эшкә чыкты. Мин дә әнигә ияреп колхоз эшенә йөрдем. Олырак малайлар җирне сукалыйлар, хатын-кызлар сыер җигеп тырмалый. Кайсы вакытта сыерлар дулап китә. Без бала-чага тырма артыннан чыккан чүпне җыеп кырыйга ташыйбыз. Җир әзер булгач кул белән ашлык чәчәбез.15 хатын белән Ашытбаштан утыртырга күтәреп бәрәңге ташыдык. Олыракларга өч чиләк, безгә ике чиләк салалар иде. Аны көрәк белән утыртабыз. Көч җиткән эшнең барын да эшләдек инде. Әти сугышка бармаганга карап, без аны өйдә күрә дә алмадык. Әле еракка урман кисәргә, әле башка эш белән чыгарып җибәрделәр. Авылда булганда колхоз эшеннән калмады.
Колхозда атлар корчаңгы белән авырта башлагач, безнең әтигә карау өчен дүрт ат китерделәр. Аларны әти аркан белән өрлеккә асып куйды, аның өчен басып тора алмыйлар. Әти шуларны карый. Үлгәнен тау астындагы чокырга ташлый. “Ачлыкка чыдый алмагач, авылда ике гаилә ат үләксәләрен алып китеп ашый”, – диде әти. Тагын Кызыл Ярдан сигез хатын килде әтигә. “Габдрахман, балаларыбыз ачка үлә, зинһар үлгән атларның итен безгә бир”, – дип. Әти аларны җәлләп, җүнлерәк җирләрен кискәләп биргәч, чаналарына төяп кайтып киттеләр. Ачлыкка чыдый алмаган халык үләксә дә ашады ул елларда.
1945 елда Һади абыйдан хәбәр килде. “Мин каты яраландым, Мәскәү госпиталендә ятам. Бер генә кружка как салган кайнар чәй эчәр идем”, – дип. Ул хатны үзе язган булгандырмы инде? Снаряд төшеп, ут капкач, танктан чыга алмыйча бик каты пешкән булган ул. Әти как алып Арча военкоматына киткән иде, абый янына барырга пропуск бирмәгәннәр. Әти бик борчылып кайтып кергәне хәтердә. Шулай да, бәлки барып җитәр дип, әни конвертка хат арасына какны тыгып җибәреп караган иде. Аны алып абый чәй эчә алгандырмы, шуннан соң абыйның үле хәбәре килде. Сугыш бетәргә санаулы көннәр генә калган булган, абыйга җиңү көннәрен күрергә насыйп булмады.
Ә Барый абый сугыштан күп яралар белән кайтты. Абый кайтканда барыбыз да өйдә идек, очрашу шатлыгыннан елаштык. Абый сугышта күргәннәрен сөйләде. Боз өстеннән шуышып 15әр көн бара идек. Әз генә туктап ял итсәң, шинельләр бозга ябышып ката. Сугышны башыннан ахырына кадәр күрде ул. Кайтканда сәламәтлеге юк иде инде. Үпкәләренә дә салкын тидереп госпитальдә яткан. Өйләнде, дүрт баласы булды. Озак яшәмәде, сугыш яралары алып китте аны.
Сугыш беткәч тормышлар тагын да авырайды.1946 елда 17 яшемдә Донбасска шахтага эшкә җибәрделәр Яңа Өҗемнең Гөлҗиһан исемле кыз белән. Әти Арчага озата барды. Йөк поездына утыртып җибәрде. Бер дә барасы килми, елашып аерылыштык. Барып җиттек,торырга общий барактан урын бирәселәр. Елап торабыз бер почмакта. Безнең янга бер хатын килде. “Апай җаным, безнең анда торасыбыз килми, безне өеңә алып кайт әле, сездә генә торыйк”, – дибез. “Минем кызыма иптәш кирәк, аңа әйтеп карыйм әле”, – дип кайтып китте. Телибез инде кертсә ярар иде дип. Күп тә тормый әйләнеп килде тагын безне алырга. Квартир хуҗабыз Фатыйма исемле. Мансур исемле улы бар, икенчесен алып кайтырга җыена иде. Ире Себергә эшкә киткән. “Минем сүземне тыңласагыз, тырышып эшләсәгез торгызам, әгәр дә инде берәр эшегез ошамый икән, чыгып китәсез”, – диде. Бик акыллы хатын иде. Шахта директорының кызы булып чыкты ул. Директор безнең Әтнә районы Бәрәскәнең Гомәр Сибгатуллин дигән кеше иде. Сигез баласы бар иде аның.
Шулай итеп шахтада эшли башладык. 800 метр тирәнлеккә төшәбез. Көне буе күмер вагоннары этәбез. Эштән кайтканда җеп өзәр хәлләр дә калмый. Безне бик яраттылар, татар кызлары тырыш дип әйтәләр иде. Почет грамоталары да бирделәр. “Ял иткәч тагын безгә килерсез”, – дип, отпуск бирделәр. Миңа тиз генә кайтып китәргә насыйп булмады. Гөлҗиһан кайтып китте, мин калдым. Температурам 39 булды. Фатыйма апай больницага салам ди, мин елыйм, бармыйм алайса кайта алмыйм дип. Апай аңсыз килеш илткән больницага. Миндә «брюшной тиф» булган. Унҗиде көн бер аңга килеп, бер югалтып ятканмын. Чәчем тубыкка төшеп җитә язган иде, ул бетләгән. Башта кисәргә курыкканнар, аннан кискәннәр инде. Табиблар мине эшкә килгән саен теге кыз үлгәндер инде дип уйлаганнар. Минем хәлем уңайлангач, табиблар бик куанды. “Син дә тазаргач, башка кеше үлми инде безнең больницада”, – диделәр.
Өч ай яттым больницада. Температурам төшми. Шуннан соң градусникны төшереп, алдалап чыгып киттем. Апай белде бит. “Мәдинә син тазарып чыкмагансың бит”, – ди. Фатыйма апайның вак-төяк эшләрен эшләп йөрим, кайтасы килеп елыйм да елыйм үзем. Кечкенә Мансурга әйтәм: “Урамда чабата кигән, күтимкә аскан бабайны күрсәң алып кайт, минем әти булыр ул”, – дим. Көтәм инде әти килмәс микән дип. Көннәрдән бер көнне ишек ачылып китте, ишектән өстенә кожан кигән, аягында тула оек өстеннән чабата кигән әти басып тора. Мансур урамда күреп алып кайткан, бик тә үткен малай иде ул. Әти белән кочаклашып бик озак еладык. Шул ук көнне әти мине алып кайтып китте.
Кировский областька торф киптеререгә дә бардым. Паравозга ягу өчен. Анда бригадир булып эшләдем. Юлларга җәю өчен таш та ваттык. Эшләмәгән эш калмады. Күп авырлыкларны иңнәребездә күтәрсәк тә, бүгенге матур тормышны да күрергә язган. Сугыш сүзен бүтән ишетергә язмасын иде, илләр тыныч булып, барлык кешеләр дә рәхәттә яшәсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев