Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

 Ташчишмәдә тыл һәм хезмәт ветераннарын бүләкләү тантанасы булды

Тантаналар дәвам итә.

Районның хөрмәтле кунаклары тыл ветераннарына "Җиңүнең 75 еллыгы" медален тапшырсалар, хезмәттән ямь табып яшәүче Рәшит абый бн Флера апага "ТАССР ның 100 еллыгы" тамгасын тапшырдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Азат Тәлгать улы ветераннарны бәйрәм белән котлады.

Җиңүнең 70 еллыгында 28 ветеран булса, 75 еллыка аларның саны 9 гына, дип искәртеп үтте ул. Ветераннарның саны елдан-ел азая. Балаларыгызның хөрмәтен күреп озак яшәгез әле, диде ул сүзен йомгаклап.Авыл клубы мөдирләре җитәкчелегендә мәктәп укучылары концерт куйды. Бәйрәм табыны да мулдан әзерләнгән иде. Ветераннарыбыз бәйрәмнән бик канәгать булып, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Килә алмаган ветераннарның өйләренә барып хәлләрен белдек, медальләрен тапшырдык.

Назирә Габдрахманова. 

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев