Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Татарстан Дәүләт Советына “Сугыш чоры балалары турында” ТР законы проектын керттеләр

Бу хакта “АиФ-Казан” хәбәр итә.

Закон проектын карауга КПРФ фракциясе кертте, дип хәбәр итте депутат Артем Прокофьев. Фракция бу инициатива белән беренче тапкыр гына чыкмый инде. (Республика парламенты мондый закон проектын 2013 елда да карады – редакция). Тик республикада мондый закон әлегә кадәр кабул ителмәде. 2016 елда Татарстан Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы тәртибендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына “Сугыш чоры балалары турында” Федераль закон проектын керткән иде инде, әмма ул кире кагылды.

"Сугыш чоры балаларына социаль ярдәм күрсәтү статусын һәм чараларын билгеләгән федераль закон проекты әлегә кадәр кабул ителмәгән, - дип билгеләп үтә Артем Прокофьев. - Әмма шул ук вакытта РФнең 36 субъекты “Сугыш чоры балалары турында” төбәк законнарын кабул итте инде. Моннан тыш, Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Россиянең кайбер төбәкләре 2020 елда сугыш чоры балалары өчен ташламаларны киңәйтергә карар кылдылар. Минемчә, Татарстан Республикасыда – Россиянең динамик үсештәге һәм социаль-икътисадый үсешнең барлык төп күрсәткечләре буенча тотрыклы рәвештә лидерлар унлыгына керә торган төбәкләренең берсендә – шулай ук “Сугыш балалары” статусы беркетелергә тиеш, бу категория гражданнар өчен өстәмә социаль ярдәм чаралары каралган”.

Чыганак: https://kazan.aif.ru/politic/details/v_gossovet_rt_v_god_75-letiya_pobedy_vnesli_zakonoproekt_o_detyah_voyny?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев