Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Әйшиязда тиздән обелиск булачак

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан төрле чаралар, объектлар, аларны яңарту эшләре дәвам итә.

Күәм авыл җирлегендә дә аңа әзерлек бара. Авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин Әйшияз авылында да махсус обелиск эшләүләре турында сөйләде.

Яңа мәдәният йорты янәшәсендә, элекке башлангыч мәктәп территориясендә булачак ул. Бүгенге көндә андагы агачларны, куакларны төплиләр, чистарталар. "Бу эшне шул ук авылдан Илһам Шакиров белән Рифкать Сәхибуллин башкара", - диде авыл җирлеге башлыгы.

Кыскасы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын Әйшияз авылы халкы яңа обелиск белән каршы алыр дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев