Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Әйтеп тә бетереп булмый, язып та бетерерлек түгел

Минем әтием белән әнием бергә яши башлаган чорлар – колхозлашу елларына туры килгән. Ул вакытларда безнең бабайларны колхозга кермәгәннәре өчен бик нык каһәрләгәннәр.Әнинең әнисе үлгән. Ә бабай землянкада яшәп калган.

Нәкыя Сәләхетдинова, Олы Мәңгәр авылы
Әнием белән әтием бергә яши башлаганнан соң, беренче булып уллары туган. Ике айлык вакытында үлеп киткән. Икенче булып туган кызлары да өч айлык булгач гүр иясе була. 1937 елның август аенда мин туам. Озак та узмый, әтине фин сугышына алып китәләр. Әти киткәндә: ”Инде бу баланы бик саклый күр, бер яшькә кадәр исән-сау үстерсәң - корбан чалам“, – дип әнигә нәзер әйтеп китә. Фин сугышыннан исән-сау әйләнеп кайт­кан әти шул нәзерен дөрестән дә үти, Габдрахман исемле авыл мулласын чакырып, Коръән укыта. 1940 елда энем Равил туа. Әтине 1942 елда кабат сугышка алалар. 1943 елның ноябрь аенда яраланып кайта ул. Әле дә исемдә, әтинең кулы муенына чүпрәк белән асылган, аягын ишектән атлап керергә хәле юк. Өйдә исә аның аягын да, кулын да бәйләргә бер чүпрәк юк. Күршебездә Таракан Хәбибәсе дип йөртелгән апа яши иде. Аның өендә аптека, Зәйнәп исемле апа дарулар сата. Зәйнәпнең ире Гани исемле, колхозда агроном булып эшли иде. Алар бик таза тормышлы кешеләр. Мин аптекка кердем дә, “Зәйнәп апай, мин бүген су кертмәдем, кичә әти сугыштан кайтты. Кулын бәйләргә дә, аягын бәйләргә дә марля түгел, ичмасам, чүпрәк тә юк”, – дидем. Зәйнәп апа аптегын бикләде дә, үзе белән мине дә алып китте. Без аларның өйләренә бардык, ул мине өйгә алып керде. Өйләренә керүгә: ”Мин Исмәгыйль кызы”, – дидем дә елап та җибәрдем. Зәйнәп апа миңа зур итеп төргән чүпрәкләр чыгарып бирде. Мин аларны кочаклап алдым да,  ашыга-ашыга чыгып киттем. Артымнан Гани абый чыгып кычкырып калды, мин чүпрәкләрне кире ала диеп, борылып карарга да курыктым. “Акча да бирәм”, – дип кычкыр­ганын ишеткәч кенә туктап, кире борылдым. Гани абый өйләрендәге кровать астыннан бер чемодан тартып чыгарды да, аннан кызыл унлык­ларны алып миңа тоттыр­ды. “Әниләреңә алып кайтып бир, үзеңә алып калма”, – дип бик каты кисәтте. Мин ничек өйгә кайтып җиткәнемне дә хәтерләмим. Ул вакытта бер тартма шыр­пы бер тиен тора иде, ипинең килосы – 15-19 тиен. Әни күршеләргә мунча ягып, әтине юындырып чыгарды. Әтинең “Минем бәхетем син”, – дип елый-елый мине яратканы әле дә күз алдымда.
Икенче көнне иртән безгә колхоз рәисе Фәтти Фәйзие килеп керде, бер түгәрәк ипи алып килгән. Әтине фермага мөдир итеп эшкә чакырды. Әмма фермада бөтен эш кул белән эшләнелә – бер сыер савучы – 8-9 сыер, кул белән савалар, чиләк-көянтә белән чыгырлы коедан су ташып эчертәләр. Сөтне Әтнәгә ат белән ташыйлар, колхозның тавык фермасы да бар. Дустым Марзыя белән икебез шунда эшкә кердек. Әтигә белдермичә генә йомыр­ка урлаштырабыз. Ул вакытта үгезләргә һәркайсына  бишәр йомырка эчертәләр. Кышын әвенгә көлтә рәтләп торырга менәбез. Шулай эшли укый, 1953 елда җиденче сыйныфны укып бетердем. Аңарчы, 1952 елның 4 августында, кан косып, Казанда, Шамский хастаханәсендә операциядән соң әти вафат булды. Алты бала өелеп, елап калдык. Иң кечкенә энебезгә бары тик ике яшь иде.
Әле дә истә, 1953 елның көзендә, безнең землянкадан сыер янындагы ике айлык бозауны алып чыгып китәләр. Әби белән әни бирмәскә бик тырышалар, төпчеге Ринат исә койрыгына ябышып, артыннан өстерәлеп бара. Мин кайтып керсәм, барысы да елап утыралар. Обедтан соң, сәгать өчтә бухгалтерлар кайтып китәләр. Мин шуны гына көттем дә, иске оекларны  җыеп алып, заготскотка киттем. Равил энемне дә чакырган идем, ул куркып калды. Әмма юлда мине ул да куып җитте. Заготскот Бәхтияр елгасында урнашкан. Бозау­ны әллә каян таныйм, дәшүгә чабып килде . Оек балтыры белән бәйләп,  рәшәткәдән чыгардык бозауны. Кара җир өстеннән чаба-чаба кайттык, безнең белән бергә бозау да чапты. Землянкага кертеп җибәрүгә, әнисенең җилененә ябышты. Безнең бәхеттән икенче көнне үк гурт чыккан. Бәрәскәне үткәч, күпер аша чыкканда көчле яңгыр явып, хайваннарның яртысы агып китә. Куандык та, борчылдык та моңа. Ул чорларда кешеләрдән мәҗбүри рәвештә 40 килограмм ит, 20 йомырка, 120 литр сөт җыялар, моның өстенә заем белән налог та бар. Әти артыннан әби дә озак тормады. Әни бик борчылды, әмма безнең дә ярдәм белән сыер, сарыклар, ата-­аналы ике оя каз асрады. 1954 елда Олы Мәңгәр балалар йортына телсез-чукрак балалар китерделәр. Мин шунда идән юуучы булып эшкә урнаштым. Ике туалет, клуб идәнен юасы, кыш көне төнлә белән барып, алты мичкә ягасы иде. Анысына әни дә булышты. 1955 елны Наил исемле кеше торф чыгарырга яздырып йөрде. Дус кызым белән мин дә язылдым. Ике ел шунда эшләдек. Кышын кайтып артельдә шәл бәйлибез, җәен торфка китәбез.   
Әнә шулай гомер акрын гына узып китте. Баштан үткәннәрне әйтеп тә, язып та бетерә торган түгел. 22 ел мәдәният йортында идән юдым, шуның белән беррәттән сөт тә җыйдым. Өйләр салган вакытыбызда колхоз рәисе Наил абый Сабиров бик зур ярдәм күрсәтте. 1967 елда читтән күчереп кайтып өй җиткердек. Төннәр буе утырып носки бәйли идек, аны Үзбәкстанга җибәреп, саттырабыз. Акчасына шәл мамыгы алып җи­бәрәләр. Аннан шәл бәйләп сатабыз. Балаларны әнә шулай үстердек, эшсез бер дә тормадык.Ил белән күтәрдек авыр­лыкны.
Үткәннәргә борылып карасаң, исләрең китәрлек. Аллага шөкер, бүгенге көнебез куанычлы. Табыннарыбыз мул, өйләребез җылы. Без күргән авырлыкларны балаларга күрергә язмасын. Тынычлыгыбыздан аермасын Ходай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев