Үзе үлсә дә исеме югалмаган
Шушы көннәрдә редакциянең электрон почтасына Казаннан хат килеп төште. Казан дәүләт университеты – 122 санлы гимназиянең “Кар десанты” (“Снежный десант”) эзләнү отрядыннан Искәндәр Ясәвиевтан иде ул.
“Хөрмәтле “Әтнә таңы” газетасы хезмәткәрләре. 1942 елда сугышта һәлак булган Әтнә районы Казак Үртәме авылыннан кызылармеец Зиязи Галиевның туганнарын эзләүдә сезнең ярдәм кирәк иде”.
Хатта әнә шундый юллар бар. 1909 елгы солдатның җәсәде һәм медальоны быелның 19 августында “Хәтер” (“Валдай”) отряды тарафыннан Новгород өлкәсе Валдай районында эзләнү эшләре барышында табылган. Медальон эчлегендә Зиязи Галиевның туган елы, туган авылы һәм Әтнә район хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә алынуы турында мәгълүматлар язылган.
Казак Үртәме дигәч, билгеле инде, бу авылдан чыккан, анда яшәмәсәләр дә, авыл өчен җанын-тәнен бирергә әзер гаилә – Сәмиковлар белән элемтәгә чыктык. Алар инде эзләнүчеләр әйткән сүзләрдән хәбәрдар, хәтта Зиязи Галиевның туганын табып, аның белән хәбәрләшеп тә куйган булып чыктылар. Казак Үртәмендә Зыязетдин Галиевның бертуганы Гәләвинең кызы Рәхилә апа Абдуллина яши булып чыкты. Ул гына түгел, аның бертуганнары – Рашат белән Рәшидә дә бүген туган авылларында гомер кичерә. Зыязетдин абыйлар гаиләдә 7 бала булган – Фатыйх, Сәләхетдин, Маһисәрвәр, Гөлсем, Гәләветдин, Зилә. Үз медальонында Зиязи абый нәкъ менә бертуган сеңлесе Гөлсемне күрсәткән дә инде. Сугыш башлангач, бу гаиләдән дүрт бертуган ут эченә китә. Фатыйх белән Гәләветдингә генә исән-сау туган якларга кайту насыйп була. Әмма Гәләветдин дә алган яралардан 1953 елда вафат була.
Зиязетдин Галиевның җәсәден киләсе елның 8 маенда батырлар каберлегенә күчереп күмәргә уйлыйлар. Аның туганнары әлеге чарада катнаша, абыйларының каберенә туган җир туфрагын сала алырмы – әлегә монысы билгесез. Туганнар сугышта хәбәрсез югалган абыйларының җәсәде табылуы хәбәреннән әлегә шок хәлендә. Зиязетдин сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалган, туганнары аны беренче яуларда ук һәлак булгандыр дип шикләнә. Солдатның фотолары, кызганычка каршы сакланмаган, ә фронттан хатлар ул күрәсең, язып та өлгерә алмаган.
Солдатның медальонын тиздән Новгород шәһәреннән алып кайтачаклар. Аны туганнарына тапшыру мизгелләре турында без сезгә дә хәбәр итәрбез дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев