Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белдерүләр

Махсус операциядә катнашучыларга реабилитация чаралары бирү тәртибе гадиләштерелде

Россия хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга реабилитация чаралары бирү тәртибен гадиләштерде. Махсус операциядә катнашучылар реабилитацияләүнең техник чараларын тиешле гариза бирмичә дә ала алачак. Әлеге карар 27 гыйнварда имзаланган һәм бүген http://government.ru/docs/50738/ сайтта чыккан.

Гариза язмый гына реабилитация чараларын алу тәртибе турында карар хәрби җәрәхәт алу сәбәпле инвалид калган гражданнарга кагыла. Ул махсус операция барышында яки ирекле формированиеләрдә контракт буенча бурычларын үтәгәндә алган җәрәхәтләргә кагыла.

Документта күрсәтелгәнчә, хәзер мондый гражданнар өчен реабилитация чараларын алуга электрон сертификатлар гариза бирмичә формалаштырылачак. Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучылар, элеккечә үк, электрон сертификаттан баш тарта һәм реабилитация акчаларын социаль фонд бүлекчәсендә ала яки аларны үзе сатып алып, соңыннан компенсация алырга мөмкин.

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев