Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белгеч сүзе

1200 сумны ничек аласы?

Өлкән яшьтәге кешене яки инвалидны тәрбияләгән өчен 1200 сум компенсация түләнә.

Тәртибе нинди аның, шартлары бармы? Пенсия стажына балл өстәләме? Сораулар күп. Бу хакта Пенсия Фондының район бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Галиевтән сорадык.
– Әлеге компенсацион түләүне алуга кемнәр хокуклы?
– I төркем инвалид, инвалид бала (балачактан I төркем бу исемлеккә керми), ягъни, дәвалау учреждениесе йомгаклавы нәтиҗәсе буенча даи­ми рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар һәм 80 яшьтән узган кешеләр.
– Тәрбияләүчегә карата нинди шартлар бар?
– Хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәве шарт. Хәтта тәрбияләнүче белән бер гаиләдә яшәргә мөмкин.
– Хәзер “шабашка”га йөреп эш-­л­әү­­челәр шактый. Алар да моңа өмет итә аламы?
– Алар өчен бу вариант бигрәк тә отышлы. Чөнки өлкән яшьтәге кешене тәрбияләгән вакыт аның иминият стажына һәр ел өчен 1,8 балл пенсия коэффициенты бирә. “Үзмәшгуль” булып теркәлеп, пенсия иминиятләштерү мөнәсәбәтләренә кермәгән булса, шулай ук компенсация дә, 1,8 пенсия баллы да алырга мөмкин.
– Ул түләүне алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Компенсацион түләү сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. Тик соңгы очракта идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш. Шулай ук турыдан-туры Пенсия фондының территориаль органына, ягъни, безнең оешмага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә: өлкән яшьтәге кешене тәрбияләүче гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза; хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуын күрсәткән гариза; өлкән яшьтәге кешене тәрбияләүченең яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә  исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә; пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә; өлкән яшьтәгеләрне тәрбияләүченең шәхесен раслау­чы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе; 14 яше тулган мәктәп укучысының әтисе яки әнисе, яисә, опека һәм попечительлек органыннан алган язмача рөхсәт; белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың тәрбия кылучының көндезге формада укуын раслаучы белешмә; тәрбияләүче билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлар. Әлеге документлар пенсия “Дело”сында булса, кабат тапшырырга кирәкми.
– 80 яшьтә булып та ул түләүне алмаучылар да бар бугай?
– Бүгенге көндә Татарстан буенча әлеге суммага 135129 өлкән яшьтәге әби-бабай дәгъва кыла ала, кызганычка каршы 63008енә, ягъни 46 процентына ул билгеләнмәгән. Безнең районда әлеге түләүне алырга тиешле 840 кешенең 131е, ягъни 15 проценттан артыгы алмый. Бу, әлбәттә, рес­публика буенча иң кечкенә сан. Шулай да ул мөмкинлек турында һәркем хәбәрдар булырга тиеш.
Бу түләү  инде 13 елдан артык гамәлдә. РФ Президентының 2006 ел, 26 декабрендә дөнья күргән 1455 санлы Указы нигезендә, эшләмәүче, әмма эш яшендәге, хезмәткә яраксыз гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән өлкән яшьтәгеләрне тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләүнең күләме һәм бирү тәртибе игълан ителгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев