Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белгеч сүзе

"Камыр ризыклары ашамаска тырышыгыз", - табиб киңәше

Быелгы кыш сәламәтлекне еш сынады. Бер караганда җылы, рәхәт кебек. Тик һава торышының кискен генә үзгәреп, җылыдан суыкка күчүе кан басымы, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә нык тәэсир итте.

Халык сораулары буенча да, үземнең беләсем килсә дә, мин еш кына район үзәк больницасының баш табибы киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов белән әңгәмә корырга яратам. Иң кирәген генә әйтә, үтемле итеп аңлата белә. Менә шушы һава торышына бәйлелек буенча да гади генә, без үтәрдәй киңәшләр сорадым аннан.

Барысы да без белгән, әмма үтәмәгән нәрсәләр болар.

- Вакытында саф һавага чыгарга, хәрәкәтләнергә кирәк, вакытында ашарга, вакытында ятарга, йокы режимын сакларга, кыскасы, сәламәт яшәү рәвеше алып бару бик мөһим. Хәзерге чор - вируслы авырулар тарала торган вакыт. Коронавирус Әтнәдә юк. Грипп бер очрак теркәлде, икенчесе расланырмы, тикшерергә җибәрдек.  Ә вирус белән авыручылар бар, кеше күп булган җирләргә бармасагыз яхшы. "Риск төркеме" дибез инде без, җитди авыру кичергәнсез икән, сакланырга өйрәнегез. Иң элек вирус сезне аяктан егачак. Табыныгызда җиләк-җимеш күп булсын, ит ашагыз, парда, суда пешсә яхшы. Камыр ризыкларын ашамагыз. Ипинең карасын алырга тырышыгыз. Камыр ризыклары алар симертә, май катламы арта, бу холестерин артуга китерә, шикәр күтәрелә, кан тамыры кысыла, камыр ризыгында сезгә файдалы кушылма юк.  Боткалар ашагыз, юкка гына балаларга ботка ашатмыйлар - ди Азат Харис улы.

Бик ашыйсыгыз килә икән инде, аз гына ашап куярга ярыйдыр. Билгеле инде, кан басымыгызны үлчәп, табиб язган даруларны эчәргә кирәк. Юлга чыксагыз да, үзегез белән алырга онытмагыз. Авырмыйк!

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев