Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белгеч сүзе

Кош гриппы – кабат куркыныч яный

Хәтерләсәгез, 2017 елда Татарстанда 4 район – Лаеш, Ютазы, Дәрвишләр бистәсе һәм Балык Бистәсе имин булмаган пунктлар буларак күрсәтелде.

– 2018 елның июль аенда Татарстанда шәхси хуҗалыкларда кош гриппының 5 очрагы теркәлде. Бу Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары. Шуңа күрә кош-корт асраган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк, – дип кисәтә район ветеринария белгече Сәлих Шаһиев.
2019-2020 елларда Татарстанда кош гриппы теркәлмәде. Ә менә 2020 елның 30 июлендә кош гриппы Чиләбе өлкәсенең шәхси хужалыгында чыкты.
Авыру коштан грипп башка кошларга да тиз күчә. Шәхси хуҗалыкларда тавык, үрдәк, каз hәм күркә асраучылар ветеринар-санитар таләпләрне үтәргә тиеш, – дип кисәтә белгеч.
Моннан тыш, кош-корт асрау өчен сарай hәм аның янындагы әйләнә-тирә чиста булырга тиеш. Кошлар ишегалдында яки урамда йөрергә тиеш түгелләр. Алар йөри торган тирәне сетка белән әйләндереп алу зарур. Кошларга азык калдыклары биргән очракта, ул пешерелеп бирелергэ тиеш.
Белешмә
Ә кош-кортларны сатып алганда шуңа игътибар ите­гез, аларның ветеринар бе­лешмәләре булырга тиеш.
Хужалыгыгызда кош үлсә, аның турында мал табибларына хәбәр итү кирәк. Кулланыр алдыннан йомырка кабыгын сабынлы су белән юарга киңәш ителә. Йомырканы ашар алдыннан  – 10 минут, итне – 30 минуттан да ким пешерергә ярамый. Сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев