“Кыз”лар баллырак...
Ничек сайларга? Карбыз - кавын саткан җирдә иң күп ишетелә бу сорау.
– Әлегә базарларда читтән кертелгән карбызлар сатыла. Россиянең көньяк өлешендә өлгергән карбызлар ил халкына җитәрлек дәрәҗәдә күп түгел. Гадәттә, бу чорда Казахстан, Таҗикстан якларыннан килә, – ди Россельхознадзор идарәсенең ашлык сыйфаты һәм орлык контроле өлкәсендә фитосанитария күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Миләүшә Кадыйрова.
Ничек сайларга? Кавын-карбыз сатып алганда аның тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә анда таплар икән, мондый карбызда бактерияләр үрчергә мөмкин. Андый яшелчәне (галимнәр шулай ди) алган очракта кеше организмына зыян килү куркынычы арта. Моннан тыш кабыгының төсен карарга киңәш ителә. Сырлары беленеп торырга, юылган, төсен үзгәрткән кебек булырга тиеш түгел. Бу – аның яхшы сыйфатлы булуын дәлилләүче билге. “Корт алманы ашый икән, димәк, ул – сыйфатлы җимеш, дигән гыйбарә бар. Карбыз сайлаганда да шулай. Әгәр дә анда бал корты нектар алу максаты белән эз калдырган икән, бу сыйфатлы карбыз дигәнне белдерә”, – ди Миләүшә Кадыйрова.
Ир-ат яки хатын-кыз җенесеннән булган чәчәкләр барлыгы күпләргә мәгълүм. Күпләр нәкъ менә “кыз” карбызга өстенлек бирә. "Кызлар" баллырак була. Мондый карбызларның “кендеге” зуррак, ә “малай”ныкы кечкенәрәк, кабарыбрак тора. Әйтүләренчә, “кыз”лар баллырак була.
Күпме яткан? Карбызның җирдә яткан өлеше кояш төшмәгәнлектән ак булып тора. Әгәр дә бу урын аксыл булып тора икән, димәк, ул җирдә озак ятмаган, аны тиз өзеп алганнар. Ә менә саргылт яки соргылт төс кергәне җирдә озак яткан, инде өлгергән булуын аңлата.
Карбыз “койрыгы”. Күпләр, карбызның өзеп алынган сабагы корыган булырга тиеш, ди. Ләкин яшелчәне өзеп алганнан соң ул өч көн эчендә кибәргә мөмкин. Бу вакытта ул сабактан үзе өзелгәнме, өзеп алганнармы икәнлегенә игътибар итәргә киңәш ителә. Үзе өзелгәннәр нык өлгергән, ә менә пычак белән кисеп алынган булса уйланырга кирәк. Тик моңа карап кына начар яки тәмсез дип әйтеп булмый, араларында өлгергәннәре дә күп була.
Каян алырга? Карбыз күләгәле, өсте ябулы урында сакланырга тиеш. Моннан тыш ул җирдә ятмаска, 15 см булса да күтәртелгән урында булуы шарт. Җирдә яткан очракта ул чери башлый, төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин. Кайберәүләр зур карбызны урталай бүлеп алу ягында. Ләкин бу вакытта яшелчәдә бактерияләр хасил булу куркынычы арта. Урамда сатыла торган урыннардан ярдырып алу дөрес түгел. Бары тик тиешле температура саклана торган сәүдә урыннарыннан гына алыгыз.
Исен тою. Бөтен таләпләрне үтәп алып кайткан карбызны ярып җибәрүгә аннан күңелегезгә хуш килми торган ис сизелә икән, белгечләр ашамаска киңәш итә. Нәрсә генә әйтмәсеннәр, өлгергән карбыз күзәнәкле, көпшәклерәк була. Аннан тәмле ис бөркелә.
Ак җепселләр. Карбыздагы ак җепселләр нитрат булуын аңлата. Күпләр шулай дип уйлый. Әлеге җепселләр нинди сорт булуына бәйле икән. Кайбер сортларда ул күбрәк, икенчеләрендә бөтенләй булмаска мөмкин.
Нитрат үлчәгечләр белән эш итү дөресме? Бүген үз сәламәтлеге турында кайгыртучы күпләр яшелчәләрдә нитрат күләмен ачыклау максатыннан ризыкны үзе тикшереп ала башлады. Мондый җайланмага ышаныргамы? “Махсуслашкан кибетләрдән алынган җайланмаларга ышанырга була. Әмма аларда да 1-2 процент ялгышу дигән нәрсә бар. Бу хакта аның сертификатында язылган булырга тиеш. Дөрес күрсәтә икән, ышанырга була”, – ди Миләүшә Кадыйрова.
Тулысы белән укырга:
http://www.vatantat.ru/index.php?pg=1383
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев