Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

1 апрельдә Дәүләт хезмәтләре Порталында 1 сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

1 апрельдән республикада яшәүчеләр балаларны беренче сыйныфка Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул итү өчен гариза бирә ала.

2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган. Хезмәт күрсәтүгә сылтама – https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364

Электрон гариза бирү процедурасы халыкның уңайлыгы өчен максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде. Боларның барысын да баланың мәгълүматларын күрсәтергә, районны һәм мәктәпне сайларга кирәк. Моннан тыш, порталда бирелгән гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпкә кабул итү турында электрон гариза кәгазьгә тигез: гаризаларның ике варианты да бер үк шартларда карала. Әмма, электрон гариза тапшырганнан соң, ата-ана (баланың законлы вәкиле) сайлап алынган белем бирү учреждениесенә документларның төп нөсхәләрен 5 эш көне дәвамында бирергә тиеш

Шулай ук исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирергә мөмкин:

- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына (2020 елда-31 025 гариза);
- Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә (2020 елда-29 880 гариза);
- өстәмә белем бирү учреждениесенә (2020 елда – 139 609 гариза).
- Яңа уку елында 1 сыйныфка 20 меңнән артык укучы барыр дип көтелә, бу узган ел белән чагыштырганда бер меңгә күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев