Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

17 оешмада - 54 вакансия - әтнәләр өчен эш бар

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы инстаграмдагы atnya tatarstan аккаунтыннан алып барган туры эфир барышында

районда  килеп туган хәл аркасында март аеннан  25 кешенең эшсез калуын әйтте. Алар "Работа в России" сайтында  теркәлеп, гариза калдырганнар. Аларның гаризалары каралып, тиеш дип табылганда март, апрель, май айлары өчен 12130 сумнан өч айга акча түләнәчәк. моңа өстәп, 18 яше тулганчы һәр балага өчәр мең сум  акча биреләчәк.

- Эшсезләр булса да, бу районда эш юк дигәнне аңлатмый. Бүгенге көндә районыбызның 17 оешмасында 54 вакансия бар. Язгы чәчү башланды хуҗалыкларда теләгән кешегә эш җитә, бу юнәлештә дә 2-16-51 телефоны буенча кайнар линия эшли,- диде оператив штаб җитәкчесе Айрат Фәнил улы. 

"Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәге дә әйтелде. Республикада эшләнгән, Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов әйткән, кабул ителгән һәр карар бездә дә үтәләчәк", - дип тә өстәде.

Берничә кәрәзле телефон салоны ябылуга да аңлатма бирде, аларның аерым керү юлы юк иде, Тиешле таләпләргә туры килмәгәнлектән ябылдылар. Районда 2 үзәк эшли. Алар район халкының ихтыяҗын канәгатьләндерә, дип аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев