Ачык һавада фильм күрсәтәчәкләр
Яшь аралаш елмаеп бәйрәм итә торган Җиңү көне якынлаша.
Сафлары елдан-ел сирәгәя барган ветераннарыбызны тагын да кадерли, җиңү һәм тынычлык хакы турында кабат уйландыра торган көн бу. 9 Май көнне республикада күпсанлы бәйрәм чаралары узачак.
Олы Әтнәнең "Туган ягым" мәдәният һәм ял паркында кичке сәгать 20:00 да ачык һавада "1941. Крылья над Берлином" дип исемләнгән фильмны күрсәтәчәкләр.
Әлеге фильмда полковник Преображенский җитәкчелегендәге Балтыйк флотының 1 нче диңгез-торпеда авиация полкының очучылары батырлыгы турында сөйләнә . Аларның иң катлаулы хәрби бурычы - фашистлар Германиясе башкаласы Берлинга беренче бомба ударлары ясау иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев