Әтнә таңы

Арчалар, Әтнә театры сезгә җыена

Ике район үзара дус танә мөнәсәбәттә яши, Аллага шөкер! Шуңа күрә бу хәбәрне сезгә җиткермичә кала алмыйм.

Әтнә театрының Арча сәхнәсендәге спектакльләре гомер-гомергә аншлаг белән уза.

Спектакль уйналасы кичтә бер генә билет булса да калмадымы дип, касса янында торучы тамашачылар күп була. Шуңа күрә билет алуны соңгы көнгә калдырмагыз, алдан хәстәрен күрегез. Айгөл Әхмәтгалиеваның драматик хикәясенә нигезләнеп сәхнәләштерелгән "Күз нурларым" (12+) спектакле 12 ноябрьдә Арча сәхнәсендә уйналачак. Кулъяулык алырга онытмагыз. Бәгырьгә үтәрлек әсәрне артистларыбыз бик югары дәрәҗәдә башкаралар.

“Күз нурларым” дигән пьесада  бәгырьгә үтә торган менә мондый юллар бар: “Ана. Бу дөньяда ана җылысыннан да кайнаррак берни юк. Шул җылы җитмәгәндә балалар каты бәгырьлегә, җансызга әйләнә икән. Рәнҗемәгез миңа, күз нурларым... Кыз. Күз нурларым?  Минем бит бу сүзне кайчандыр ишеткәнем бар!!!  Егет.  Миңа акча кирәк. Күп акча кирәк! Акча кирәк!!! Кичә безнең шофердан сорап торгач, ул мине өенә чакырды.  Эт оясы чаклы бәләкәй генә өйләрендә шундый тәмле ис килә иде. Мин ул исне әле генә искә төшердем: коймак исе ул, без бәләкәй чакта әни пешерә торган коймак исе иде!!!”  - спектакль тәмамланганда, әниләре (Рәзилә Мөхлисуллина)  үлгәннән соң, кыз ролен уйнаган  Гөлинә  Шәйхетдинова, егет ролен уйнаган Илфат Шәрифуллин тарафыннан  әйтелде бу сүзләр. Ә без,  автор Айгөл Әхмәтгалиеваның үзе  кебек, бу сүзләрне тыңлаганда  ярты үлеп, ярты терелдек.   

Реклама

   Башланганда тораташка калдырган уен, кроватьта яткан  авыру әниләре дару эчәр өчен су сораганда, бу ике бала  бер-берсе белән  “син бир...”  дип, бәхәсләшеп, әйткәләшеп бетте. Ахыр чиктә әни кеше, соң хәле белән торып, алган суын түгә-түгә дару эчте... “Ну, мам, кайчан тереләсең инде, туйдырдың, ничә еллар...” -  “Па”, “Ма” булып үскән балаларның бәгырьсезлеге тетрәндереп, калтыратып, үзенә йотып алды... (С.Мингатина)

 

Билетларны театр сайтының афиша бүлегеннән онлайн рәвештә дә, администраторыбыз Лилиядән дә, Арча мәдәният йорты кассасыннан да алырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: